Шундый җыелыш беренчеләрдән булып К.Маркс исемендәге АПКда узды. Анда вакытлыча район хакимияте башлыгы урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы вазыйфасын башкаручы Илдар Булатов, район ветеринария станциясе җитәкчесе Нурия Ваһапова катнашты.
Хуҗалык рәисе Өлфәт Габсәламов АПКның 2023 елда башкарылгын эшчәнлеге белән таныштырды. Төрле тармакларда намус белән хезмәт иткән авыл хезмәтчәннәре хуҗалык җитәкчесе Өлфәт Гәбсәламов тарафыннан кат-кат мактап телгә алынды. Шунсын да ассызыклап китәргә кирәк: аларның күпчелеген хаклы ялга якынлашкан яки хаклы ялдагы апа-абыйлар тәшкил итә. Бу инде кадрларның җитмәвен күрсәтә. Әйе, К.Маркс исемендәге АПК районда беренчеләрдән булып кадрлар кытлыгы кичерә башлады. «Моны Күрдем авыл Советы биләмәсе территориясендә урнашкан 4нче нефть һәм газ чыгару промыселы, бюджет оешмалары, эшкуарларның кафе-магазиннары күп булуы белән аңлатып була, – диде үз чыгышында Өлфәт Габсәламов. – Ә инде районда барган М12 юл төзелеше хәлне тагын да кискенләштерде».
Хуҗалыкның төп яшәү һәм табыш чыганагы – ул сөт. Терлекчелек тармагы хезмәткәрләре алдына куелган бурычлар – сөт җитештерү күләмен арттыру, аның сыйфатын күтәрү, үзкыйммәтен киметү. Бу төр продукцияне күпләп җитештерү өчен маркслыларның мөмкинлекләре юк түгел. Бүгенге көндә хуҗалыкта барлыгы 1150 баш эре мөгезле терлек бар. Яшь малларның сакланышын тиешенчә тәэмин итүне булдыру, максатчан үстерелгән таналарга игътибарның кимүе кебек җитешсезлекләрне дә атап үтте җитәкче.
Вакыт белән сыналган технологияләрне саклап, агротехник чараларны үтәп, басучылык эшен сыйфатлы башкара хуҗалык эшчәннәре. Язгы кыр эшләрен кыска вакытта башкарып чыгуга хуҗалыктагы бердәмлек, таләп ителгән вакытта дөрес һәм оператив карарлар кабул итү, ягулык-майлау материаллары белән вакытында тәэмин итү зур ярдәм итә. Минераль ашламалар сатып алуга финанс мөмкинчелек булмавының кире йогынты ясавын да атап үтте хуҗалык рәисе. Вегетация фазасы, туфрак тыгызлауның сыйфатына, мал азыгы хәзерләүгә, аның сакланышына игътибарны киметмәү – болар киләсе елда басучылык тармагында хезмәт салучы маркслылар алдына куелган бурычлар.
Карл Маркс исемендәге АПК аягында нык басып торган хуҗалык булды. Киләчәктә дә моның шулай булырына ышаныч зур. Чөнки маркслыларның амбарларында киләсе уңыш өчен җитәрлек күләмдә орлык материаллары туплап куелган, 1200 гектар җир туңга сөрелгән, 1220 гектарда күпьеллык үләннәр чәчеп калдырылган.
Илдар Булатов та хуҗалыкның эшчәнлегенә уңай бәя бирде, хаклы ялга китүче хезмәтчәннәргә бүләкләр тапшырды. Илдар Фәрит улы җыелышта катнашучыларны республика, район агропромышленносте сәнәгате торышы, андагы яңалыклар белән дә таныштырып үтте. Шулай ук бу көнне АПКның барлык эшчеләре дә диярлек акчалата премия алды.
Район ветеринария станциясе җитәкчесе Нурия Ваһапова исә илдә, республикадагы эпизоотик хәл белән таныштырды.