Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 гыйнвар , 14:27

«Яхшы табиб булырга булырга ниятлим»

Кеше гомеренең иң күңелле чоры – студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Ул еллар – һәрбер кеше язмышында онытылмас хатирәләр белән истә кала торган вакыт. Ул киләчәгеңне билгеле бер һөнәр белән бәйләргә, яңа дуслар, ә кемгәдер мәхәббәтен дә табарга ярдәм итә. Студентлар – күңелле, шау-шулы һәм бай фантазиягә ия кешеләр.

«Яхшы табиб булырга булырга ниятлим»
«Яхшы табиб булырга булырга ниятлим»

Менә шундый тиктормас, җитди кешеләрнең берсе – Югары Тәтешле егете, Ижау дәүләт медицина академиясе студенты Линар Салаватов белән таныштырып үтәсем килә сезне, хөрмәтле гәзит укучыларыбыз.

Кечкенәдән шук, бик актив булып үсә Линар. Әле район үзәгенең «Каенкай» балалар бакчасына йөргәндә үк шигырьләр сөйләргә әвәс була ул. Шул вакыттан башлап бер генә конкурс, ярышларда да катнашмый калмый, дисәм тә ялгышмамдыр. Баштагы мәлләрдә әнисе булышса, соңыннан инде үзе генә бар биремнәрне аткарып чыга егет. Балалар бакчасындагы бу активлык мәктәп елларында тагын да көчәя. Район, республика күләмендәге төрле олимпиада, ярышларда һәрвакыт призлы урыннар яулый Линар. Укудагы уңышлары һәм активлыгы өчен 2014 елда Кремль чыршысына баруга да ирешә. Һәм аннан да ул буш кул белән кайтмый – РФ Президентының Рәхмәт хатына лаек була. Югары Тәтешле 1нче мәктәбенең 9нчы сыйныфын тик «5» билгеләренә генә тәмамлый ул.

– Шундый бер вакыйга истә калган. 1нче мәктәптә ниндидер чарага башкалабыздан бик зур кунаклар килде. Алар алдында чыгыш ясарга укучылар алдан ук әзерләнде. Нишләптер Линар анда катнашмады. Улым катнашмагач, мин әллә ни әһәмият бирмәдем, ул мәктәпкә көндәлек киеме белән генә китте. Баргач, укытучы Линарга катнашуы турында хәбәр итә. Башлангыч сыйныфта укыган улым, чара башланганчы йөгереп кайтып, мәктәп формасын киеп ала һәм бер әзерлексез чыгыш ясый. Кечкенәдән һәр ситуациядән чыгу юлларын үзаллы таба белде, – дип искә алды әнисе Асия Рәис кызы.

9нчы сыйныфны тәмамлагач, прокуратура тармагында эшләү теләге белән Линар дистацион рәвештә Пермь финанс-икътисад колледжында юриспруденция белгечлеге буенча белем ала. Монда инде әтисе Альберт Азат улының хезмәт юлын район дәүләт автоинспекцисенә багышлавы йогынты ясагандыр.

Уку белән беррәттән, мәктәп, районның җәмәгать тормышында да актив катнаша Линар Салаватов. Район мәдәният йортында үткән төрле чараларда алып баручы ролен ышанып тапшыралар аңа.

Урта белем алу турындагы аттестатын кулына алганда укырга кайда барырга дигән сорау тумый Линар алдында. Ул медицинаны сайлый һәм Ижау дәүләт медицина академиясенең «Дәвалау эше» факультеты студенты булып китә. Югары уку йортында да сынатмый ул. Укуын «Ашыгыч ярдәм» пунктында диспетчер хезмәте белән беррәттән алып баруы да егетнең никадәр тырыш, ныкышмалы булуы турында сөйли.

– Миңа монда бик ошый. Беренче курстан соң, үз көчемне стамотологиядә сынап карадым, аннан инде хирурглар хезмәте белән дә таныштым. Бу бик зур тәҗрибә туплау. Хезмәт юлымда боларның барсының да кирәк булачагына шикләнмим, – ди ул.

Болардан тыш, Линар фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Аның фәнни мәкаләләре төрле журналларда дөнья күрә. Фәнни казанышлары өчен һәм уку отличнигы буларак, берничә тапкыр ректор кабул итүендә катнаша.

«Киләчәккә планнарың нинди? Булачак студентларга нинди киңәшләр бирер идең?» дигән сорауларга:

– Киләчәккә берни дә әйтә алмыйм. Алдагысын Аллаһ белә, диләрме әле. Тик бер генә нәрсәне әйтә алам: укуымны ординатурада тар белгечлектәге табиб булып өлгереп, пациентларым өчен  ихтирамлы, файдалы  белгеч булырга омтылачакмын. Ә инде теләкләргә килгәндә, булачак табиб буларак шуны әйтәм: сәламәтлегегезне саклагыз. Сәламәт булганда гына, куйган максатларга, теләгән теләкләргә ирешеп була. Һөнәр сайлауга җитди карарга кирәк, бигрәк тә, табиб булырга теләгәннәргә. Врач булмыйлар, алар булып туалар. Мин бу хакыйкатьне күптән түгел генә аңладым. Моны аңлагач кына бу эшчәнлек өлкәсендә уңышларга ирешергә мөмкин, – дип җаваплады.

Тырыш, акыллы егетнең яулыйсы үрләре алда әле. Линарның ниятләре, һичшиксез, тормышка ашар, дип ышанабыз. Сайлаган ак халатлы һөнәренә тап төшермичә, Гиппократ антына тугры калып эшләргә язсын.

Студентлар тормышына бәйле берничә кызыклы факт һәм ышанулар:

  1. Япония студентлары үзләре белән имтиханга шоколад алып, аны җавап биргәндә укытучы алдына салалар икән. Аларда нәкъ менә шоколад имтиханда уңыш китерә дип санала.
  2. Нант шәһәренең бер университетында йокы өчен махсус бүлмә бар. «Йокы бүлмәсен» студентлар параларда йокламасын өчен ачканнар. Хәзер анда һәркем кереп, ял итә ала.
  3. Абитуриентлар дип без университетка керергә әзерләнүчеләрне әйтергә күнеккән. Чынлыкта, бу сүз «китү» дип тәрҗемә ителә. Шулай ук абитуриент дип вуз чыгарылыш укучыларын да әйтәләр.
  4. Күп кенә чит ил югары уку йортларында «борынгы кычкыру» дип аталган сәер традиция популярлык казана. Студент урамга чыгып, 5-10 минут кыргый тавышлар чыгарырга мөмкин. Мондый күнегүләр сессия вакытында киеренкелекне төшерергә ярдәм итә, дип санала.
  5. «Студент» сүзен беренче тапкыр Рим шагыйре Овидий кулланган. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә «студент» — тырышып эшли һәм укый торган кеше.
  6. Дөньяда иң озын шпаргалка — 600 метрны тәшкил итә. Студентларга аны әзерләү өчен 16 сәгать вакыт киткән.
  7. Имтихан белән бәйле иң популяр хорафат: имтихан алдыннан юынырга ярамый, үзеңне «тиргәргә», ботинкага тәңкә салырга кирәк.
Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: