Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА
И, хатын-кыз, синең нәфис иңнәреңә нинди генә сынаулар төшми дә, синең алтын куллар ни генә эшләми. Бигрәк тә авылда туып-үскән хатын-кызларга кагыла бу сүзләр. Хәзер генә әзердә яшибез, яшәгән җиребез оҗмахка тиң. Ә яшьлектә…
Таң белән торып сыер саву, бакча тутырып бәрәңге утырту, колхоз эшенә йөгерү, төп һөнәреңнән тыш башкасы да бар бит әле, авыл тирәли печән чабу, малларга витамин азык хәзерләү, субботниклар – искә төшерсәң, исең китәрлек. Шулай булуга карамастан, яшьлек дәрте ташып торган егет-кызлар клубка ашыга, тузаннарын туздырып бииләр, авыл өстен моңга күмеп гармунчылар уйный…
Урам буйлап җитәкләшеп матур парлар атлый, гармунчысы Фоат Нуриев шикелле, аның янына сөйгән яры Рәзилә килә... Нәкъ шулай хәтерендә уелып калган Рәзилә апаның яшьлек еллары. Рәзилә Әнвәр кызы – Түбән Кодашта, Фоат Касыйм улы Югары Кодашта туган. Яшь аралары әллә ни зур булмаса да аралашканнары булмый яшьләрнең. Фоат абый армия сафларында өч ел моряк булып хезмәт итеп кайткач, шаян һәм җор сүзле кызны үзенә карата. Кыз гашыйк булуын сиздермәсә дә, рейслардан аны өзелеп көтеп ала. Карт тирәк төбендә хыялларга бирелеп аны көтә, фара уты күренү белән йөрәкләре талпынып куя. Гаиләдә алты малай булса да, Фоат йомшак күңелле, буйчан, акыллы егет булып үсә, авылда бер дигән гармунчы була. Җәйге авыл кичләре Фоатның гармун моңнарына күмелә. Буй җиткергән сылу Рәзилә Свердловск шәһәрендә эшләп кайта. Яшьтән укытучы булырга хыялланса да, язмыш аның тормышын авыл хуҗалыгы, малчылык белән бәйли. Шулай да яшь чагында башлангыч сыйныфларда укытырга насыйп була аңа.
1976 елда яшьләр үз ояларын кора. Ул елларда Рәзилә апа китапханәдә эшли. Документларын тапшырып, иртәгә Уфага укырга китәм дигән көнне, Фоаты кулын сындырып кайтып керә. Аркалары сыдырылган, кулы бәйле… Машинасы тормоздан ычкынып, берничә метр сөйрәлеп барган Фоат абый. «Аркама кочып, күтәреп карадым, шулчакта уку кайгысы бетте», – ди Рәзилә Әнвәр кызы. Соңрак Оса шәһәрендә зоотехник һөнәрен үзләштерә ул. Мәкалә героем ат елында туган. Ат елында туганнар ат кебек эшли, әлбәттә. Усаллыгы да, осталыгы да бар үзенең. Малчылар белән уртак тел табып эшли, ветеринар да үзе, зоотехник та була, колхоздан ит тапшырырга барса да уңышлар белән кайта ул. Уңганлыгын, булганлыгын күреп, аны ферма мөдире итеп билгелиләр. Ул елларда 300-400 баш мал. Көздән үк сыерлар бозаулый башлый, ферма мөдиренә алар өчен җылы урыннар хәстәрләп, кышлатуны уңышлы үткәрү, эшне дөрес оештыру бурычы йөкләтелә. Дөнья булгач төрле хәлләр була. Сыер да бозаулатасың, силосын да бирәсең, малчыларның мәшәкатьләрен дә читтә калдырмыйсың. Фоаты барлык эшләрендә дә аның уң кулы була.
Әйе, Нуриевлар гел янәшә булып, иңне-иңгә куеп яшәде. Шушы тату күркәм гаиләдә өч ул үстереп, укытып, туйлар ясап, олы тормышка озатты алар. Уллары Радик Тәтешледә төпләнде. Тормыш иптәше Зилия белән өч бала тәрбиялиләр. Аларның уллары Радмир әлеге көндә армия сафларында. Зиләрә Екатеринбург шәһәрендә туризм серләрен үзләштерә, төпчекләре Тимур 6нчы сыйныфта укый.
Рәзилә апаның һәм Фоат абыйның әтиләре Әнвәр Нурисламов, Касыйм Нуриев – икесе дә утны-суны кичкән сугыш ветераннары. Шуңа да уртанчы уллары Ришат хәрби хезмәтне сайлагандыр. Ул армия сафларында хезмәт иткәннән соң, контракт буенча торып кала. Өйләнеп, гаилә кора. Кызлары үсеп килә. Егерме елдан артык хәрби хезмәттә булган майор Ришат Нуриевка кайнар нокталарда булырга туры килә. Махсус хәрби операциядә катнашып, контузия ала. Балалары әнисен борчымас өчен барсын да әйтеп бетерми. Әлеге хезмәт иткән урыны да серле кала. Газизләренә болай да авыр вакыт, әтиләренең вафатына ел тулып килә.
Свердловск өлкәсендә яшәүче төпчек уллары Рамил исә әнисе янында ешрак булырга тырыша. Аның өч баласы да җәй җиткәнен көтеп кенә тора. «Мин яныңда булмасам, ашарга да онытасың бит, әни», – ди ул. Онытырсың да, 48 ел күгәрченнәр кебек гөрләшеп, дөнья көткән ярты канатың каерылсын да, чыдап кара…
– Фоат 19 ел буе водитель булып эшләде. Аннан соң колхоз кортбакчасында хезмәт куйды. Сезонлы булса да, җаваплы эш. Бер генә кешегә авырга туры килә, я балалар белән, я икәүләп бара идек. Бу көнне дә күңелем сизгәндәй, «Фоат, Рамилнең кайтканын көт, бергә барырсыз, я егылып ятырсың», – дип өзгәләнеп калдым. Бәла буласын күңел сизгәндер инде. Аның мотоцикл тавышын ерактан таныйм. Төштән соң келтер-келтер тавыш ишетеп урамга чыксам, рульдә бригадир, ә йөзләре ап-ак булган Фоат коляскада утыра. Бал кортлары күчен җыярга менгән җиреннән егылып төшкән ул. Күпме яткандыр, үзе дә хәтерләми. Табибларга, дәваханәләргә йөрттек. Башта таяк ярдәмендә йөрде, аннан елдан-ел хәле начарая барып, җәймәнгә калды. Кулымнан килгәнчә тәрбияләргә тырыштым. Кочагымда җан бирде. Балаларыма, киленнәремә рәхмәт. Өйгә сукмакны суытмыйлар. Күршеләрем Гөлсәрия, Айдар, Артур, Илфат гел ярдәмгә килделәр. Әй, сагыныплар еласаң да, кире кайта торган җир түгел, – ди Рәзилә Әнвәр кызы.
Тәкъдиреңә ни язылса, шул булыр, ди халык. Бүген Рәзилә ханым туганнары, балалары, оныкларының күңел җылысын, игътибарын тоеп, туган йортының утын сүндермичә яшәргә көч таба.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.