

Әйе, республикабызда төрле милләт халкы яши, һәрберсенең үзенә генә хас гореф-гадәтләре, дини йолалары, милли киемнәре бар. Буыннан-буынга күчеп килгән халык йолалары вакыт узу белән үз кыйммәтен югалтмый, республика һәм район конкурс-фестивальләрендә яңа сулыш алып, милләтебезнең телен, рухын яктыртып, киләчәк буынга күчеп бара.
Халкыбызның милли-мәдәни мирасын чагылдырган әлеге фестивальдә 45 коллектив катнашты. Безнең район мәдәният сараенда эшләп килгән фольклор төркеме «Шәлъяулыклар – халкым тарихы» күренешен тәкъдим итте. Хатын-кызның матурлыгын, тыйнаклыгын чагылдырган җырлы-биюле чыгыш жюри рәисе – филология фәннәре докторы, Салават Юлаев ордены кавалеры Розалия Солтангәрәева һәм башка жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде: Эльза Арсланова җитәкчелегендәге «Умырзая» башкорт фольклор төркеме 2нче урынга лаек булды.
Әйтергә кирәк, умырзаялылар еллар дәвамында халкыбызның гореф-гадәтләрен, урындагы халыкның йолаларын чагылдырган күренешләре белән һәрдаим алдынгы урыннар яулап килә. Чираттагы уңышлары белән дә котлыйбыз!
Автор Рүзилә Мирзоева, мәдәният идарәсе методисты.