Мөхәммәтгали Чокрый әсәрләре, аның иҗатын өйрәнүчеләрнең күбесе фикеренчә, аның шигырьләре һәм проза әсәрләре гомуми күләме буенча, мөгаен, XIX гасырда Башкортстанда иҗат ителгән төрки телдәге башка әдәбияттан өстен тора: ул алты китап бастырган, Уфада, Казанда, Санкт-Петербургта (шәрык кулъязмалары институтында) сакланучы тугыз кулъязма җыентык төзегән. Ә аның күпме идентификацияләнмәгән әсәрләре башка, шул исәптән шәхси архивларда саклана.
Гали Чокрый әдәби иҗат белән унҗиде яшеннән шөгыльләнә башлый. «Танып» мәдрәсәсендә укыткан мөгаллимгә багышланган мәдхия һәм яраткан әнисе вафат булганнан соң язылган тирән элегия – мәрсиясе аның илһамлануының беренче өлгергән җимешләре була.
1860 елда шагыйрьнең «Тәҗүид»(«Коръән уку кагыйдәләре») исемле беренче китабы дөнья күрә. Аннан соң «Дөрри Гали» («Гали энҗеләре», 1873), «Шәмг әз-зыя» («Шәм яктысы», 1883), «Заммы нәзир» («Охшашлыкка өстәү», 1889), «Мәдхи Казан» («Казанны мактау», 1889), «Дөрр әл-кәлам» («Энҗе сүзләр», 1900), «Тәрхиби, рамазан!» («Хуш киләсең, рамазан ае!», 1903) лирик мөрәҗәгате, «Васыяти Мөхәммәтгали Чокрый» (1913) рухи васыяте һәм уннан артык башка китаплары басылып чыга. Кайбер китаплары, шул исәптән «Заммы нәзир» һәм «Тәрхиби, рамазан!» яңадан нәшер ителә.
Әмма шуңа карамастан, аның мирасының шактый өлеше кулъязмаларда кала. Шагыйрьнең сәләтен беренчеләрдән булып бәяләгән һәм аның уңдырышлылыгын билгеләп үткән профессор Әхнәф Харисов: «Әгәр ул иҗат иткән һәм бастырган, кулъязмаларда калган әсәрләрен бергә тупласаң, аның мирасы Урал һәм Идел буендагы башка шагыйрьләрнең иҗат юлыннан да зуррак булыр иде», – дип ассызыклый.
Иҗатында дини мотивлар шактый зур урын алып торганга күрә, атеизм елларында, узган гасырның 30нчы елларыннан башлап, ул онытылуга дучар ителә диярлек – кайбер галимнәр генә, шул исәптән чит илләрнең дә, аның иҗатын өйрәнүне дәвам итә. Киң җәмәгатьчелек Гали Чокрый иҗаты белән узган гасырның 80нче елларыннан башлап кына таныша башлый: аның хәзерге башкорт, татар телләрендә шигырьләре, проза әсәрләре басыла, рус теленә тәрҗемә ясала.
Шуны да аңларга кирәк, Гали Чокрыйның китабын кулына алган кешеләрнең бик азлары гына текстны укый алыр иде: ул гарәп графикасында төрки телдә яза, гарәп, фарсы телләрендәге сүзләр дә гарәпчә бирелә.
Әлбәттә, тәрҗемә төп нөсхәдә язылган шигырьләрнең бөтен матурлыгын төрки теленә тапшыра алмый. Һәм менә быел ноябрь аенда Г.Чокрый иҗатына багышланган «Сайланма әсәрләр» дигән яңа китабы дөнья күрде. Төзүчесе – шагыйрь иҗатын армый-талмый өйрәнүче Русия филологы, әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Миңнегали Нәдерголов. Төп нөсхә тексты кириллицада, ләкин тәрҗемәдә түгел, транслитерация ысулы белән бирелгән. Текстта гарәп, фарсы, төрек телләрендәге чыганак сүзләр саклана, ә тәрҗемәләр китап ахырында глоссарийда бирелә. Бу шагыйрь һәм проза шигырьләренең бөтен матурлыгын, кабатланмаслыгын тоярга мөмкинлек бирә. Шигырьләр шулкадәр тирән эчтәлекле ки, кайбер сүзләрнең тәрҗемәсен белмәсәң дә, шагыйрьнең теленә сокланырга һәм сүзнең нәрсә турында барганын аңларга була. «Фосули әрбага» («Елның дүрт фасылы») шигырьләр циклы XIX гасыр башкорт лирик поэзиясенең иң гүзәл үрнәкләренең берсе булып санала.
Бу материалда без гәзит укучыга шагыйрь һәм язучы Гали Чокрыйның нәрсә язганын уку мөмкинлеге булсын өчен прозадан өзекләрен хәзерге татар теленә тәрҗемә итеп бастырабыз. Иске сүзләрне аңлар очен – искәрмәләр куйдык.
Түбәндәге язмада без Г.Чокрыйның хаҗ вакытында Русия һәм башка илләр буйлап сәяхәте турында язган текстларын, шулай ук аның ата-бабалары, нәселенең тарихы, иректелеләрнең бу җирләргә ничек килеп чыгулары турында сөйләгәнен, шулай ук хатларын китерәбез.
Ә китапны тулысынча укырга теләүчеләргә район китапханәләренә барырга тәкъдим итәбез. Әлеге китап китапханәләргә кайтарылды.
Авылдагы шөгылем
Без урман башкортларыбыз. Безнең нәселебез болын-урман, игенчелек белән бәйле. Күпчелек эшебез урманнарны чистарып, печәнлек hәм игенлекләр ясаудан гыйбарәт.
Ләкин, гади һәм гарышлы кеше буларак, буш вакытымны hәм көчемне башка эшкә – мәдрәсә ачуга hәм уку-укыту эшен алып баруга багышладым. Рөхсәтнамә алып, йорт төзеп, көнкүреш кирәк-яракларын сатып алыр өчен бик күп бурычларга баттым.
Шул ук вакытта, мәдрәсәне яңадан тергезергә туры килде. Үзем ремонт эшләрен оештырдым hәм авырлыклар аркасында, башта өемдә авыл кешеләре өчен, соңрак мәдрәсәдә нәселебез вәкилләре өчен дәресләр бирдем.
Өстәвенә, рухани буларак, бер-берсеннән ерак урнашкан мәчет hәм мәдрәсә арасында йөреп, дини йолаларны үтәү дә минем өстәмә бурычым иде. Шулай итеп, мин Ирәкте башкортлары арасында иң эшкә күмелгән hәм иң мәшәкатьле кешедермен дип әйтергә мөмкин.
Нәсим әс-саба, яки Хаҗнамә
... Соңында, Иске Чокыр авылы имамы, ягъни мулла Мөхәммәтгали мулла Габдессалих улы, булганлыгыма 1872нче елда Хаж әл-Ислам нияте белән Мәккә вә Мәдинә сәфәренә чыктым. Ул изге урыннарга барып, тәваф (Бәйтулла әл-Хәрәм әйләнеп узу), зиярат (Рәзә-и Хәйрел-Әнәм каберен зиярәт кылу) хезмәтләре белән сөененеп, ватандашларыбызга кайтып килдем.
Кайбер дусларның соравы буенча, шул сәфәрнең тәртипләрен язуга ният кылдым. Ләкин бу китапны төзәтергә тырышучы кешеләр чит төбәкләрдә булмаганнар, шуңа күрә кайбер урыннарда детальрәк һәм озынрак сүзләр язуга сәбәп булдылар. Моны күп сәфәр кылган, күпне күргән кешеләр гафу итсеннәр.
Башта үз йортыбыздан чыгып, Илмәт һәм Аксәет авыллары аша Гәйнә ягына чыктым. Аннан Уса шәһәренә барып, Кама елгасында йөзгән пароходка утырып, Түбән Чаллы янына килеп, Минзәлә районына чыктым. Анда туганнарыма, дус-ишләремә белдереп, яңадан Чулман елгасында йөзгән пароходка утырып, Чистай шәһәренә чыктым.
Аннан ат-арба белән Казан ягына чыгып, күп кәримләргә һәм күп изге затлар каберләрен зиярат кылыйм. Мәсәлән, Курса Ури һәм Түнтәр шәехләренә зиярат кылып, Казан шәһәренә чыктым. Аннан Идел елгасында йөзгән пароходка утырып, Түбән Новгород шәһәренә юлландым. Аннан Мәкәрҗәдә тимер юлда йөри торган поездга утырып, Владимир шәһәре аша Мәскәү шәһәренә бардым. Аннан шулай ук тимер юл белән Тула, Курск һәм Киев шәһәрләре аша Одесса шәһәренә киттем. Безнең авылыбыздан Одесса шәһәренә бу юллар белән килгәндә биш мең чакрымнан артыграк бар, диләр...
Аннан Кара диңгез өстендә йөзгән корабка утырып, Истанбул шәһәренә җиттем. Ул вакыт Рамазан аеның бишенче көннәре иде. Истанбул шәһәрендә тулысынча Рамазан аен үткәреп, бик күп мәчетләргә һәм бик күп мәжлесләргә йөрдем. Максатлы сәфәребез Мәккә-и Мөкәррәмә һәм Мәдинә-и Мөнәввәрә шәһәрләренә чыгарга әзерләндек. Шул арада йортыбызга хәбәрләрне почтага салып җибәрдем. Ул хатлар эченә күп шигырьләр дә яздым...
Истанбул шәһәре янындагы Кара диңгез бугазы дип аталган урында, авыл җыелмасы кебек тупланган корабларның берсенә утырып, бугаздан Мәрмәр диңгезенә чыктык. Мәрмәр диңгезе буенча барып, Кәлибули һәм Чынак шәһәрләре ягыннан үтеп, Ак диңгезгә барып төштек...
Ак диңгез буенча күп көннәр барып, Измир шәһәренә җиттек. Аннан яңадан шул ук кораб белән барып, Искәндәриә шәһәренә барып җиттек. Аннан поездга утырып, Суэц шәһәренә килдек. Аннан Кызыл диңгез буйлап корабта Җиддә мөбарәк шәһәренә бардык. Аннан дөя яллап, кәрван белән Мәккә-и Мөкәррәмә шәһәренә юлландык...
Мәккә-и Мөкәррәмәдә бер ай ярым булдык. Иң элек Хаҗны тәмам үтәп, Мәдинә-и Мөнәввәрә шәһәренә киттек. Юлда унике көн барып, сәхәр вакытында Мәдинә-и Мөнәввәрә шәһәренә барып кердек. Мәдинә-и Мөнәввәрәдә бер атна гыйбадәт кылып, Сәет әл-Күниб хәзрәтләренә белдереп, ватандашларыбызга кайту сәфәренә чыктык...
Бу сәфәрдә Одессага кадәр безнең Русия дәүләтеннән бер генә мөселман юлдаш булмады. Бары Русиядә яшәүче рус халкы белән генә бардым...
Русия дәүләтенең байлыгы бик зур. Чөнки безнең авылыбыздан чыгып Одессага кадәр ничә йөз авыллардан һәм шәһәрләрдән үтәбез! Йортларның төзелеше һәм игеннәрнең, терлекләрнең күплеге, байлыгы ачык күренә. Мәсәлән, Мәскәү шәһәренең зурлыгы һәм төзелеше, төрле-төрле заводлар һәм фабрикаларның күплеге империягә мәшһүрдер.
Мәкәрҗәдән Одессага кадәр ничә мең чакрымдыр һәм барысы да тимер юл белән бара! Ул юлларга ни күләмдә тимер сарыф ителгәндер?! Машина белән йөрергә ясалган ничә меңләп нык «вагон» дип аталган арбалар бар... Бу арбаларны тартып бара торган машинадагы хикмәтләрне һәм кыйммәтне сөйләп бетерәсе дә түгел. Ул юлны төзергә ничә йөз мең тәңкәләр чыккандыр?! Хәтта юлда очраган тауларны кисеп, арба белән читкә ташып, таулы урыннарны тигезләп, җир ясап җибәргән урыннар бар. Һәм чокырларга, елгаларга кыйммәтле күперләр ясалган урыннар бар. Хәтта иделләр туры килгән урында ясалган күперләрнең хикмәтләрен, кыйммәтен һәм көчен сөйләп бетерәсе дә түгел. Мәкәрҗәдән Одессага кадәр ничә мең чакрымда юл буенча тимер юл астына адым саен юлга кисеп бүрәнә түшәп барганнар. Шул кадәр бүрәнәне сатып алырга ни күләмдә акча кирәк?! Агач бүрәнәдән генә шул кадәр гаҗәп булса, әлбәттә, юл буенча эзлекле түшәлгән тимерләргә ни күләмдә байлык кирәк?! Һәм запаста яткан бүрәнәләрнең һәм тимер әйберләрнең саны-хисабы юк кебек өелеп ята. Һәм станция саен төзелгән вокзаллар һәм амбарлар, телеграф, почта бүлмәләре..., дәүләтләр, һәм зиннәтләр, нигъмәтләр, сату-алу кебек хикмәтләрне сөйләп бетерәсе дә түгел... Русия дәүләтенең байлыгын сөйләп бетерү мөмкин түгел, дип беләсез...
Искәндәриядән поезд белән Суэц шәһәренә китәр өчен вокзалга бардык. Анда да гарәпләрнең тәртипсезлеге ачык күренә. Вокзал эчендә бик күп кеше. Һәм багаж өчен түләргә билет һәм квитанция, марка бирү кебек эшләр барысы да тәртипсез. Бөтен вокзал эчендә тавыш-шау, кычкырыш, гауга. Кая барырга белер хәл юк һәм эш белгән кеше күрер хәл юк. Безнең Русия дәүләтендә Түбән Новгородтан башлап Одессага кадәр ничә вокзалга кереп чыксагыз, бу вокзалдагы кебек авырлык күрмәссез!...
Ислам дәүләтләренең бу юлдагы шәһәрләрендә, гәрчә байлык күп булса да, тәрбия һәм саклык бер дә камиллеккә ирешмәгән. Хәтта учреждениеләрендә билет турында мәгълүмат бирә дә белмиләр, бернинди тәртип һәм система юк. Әлбәттә, Русия дәүләтендәге кебек системалар бер урында да булмас кирәк...
Истанбулда бер атна калып, кораб билетларын алып, йортыбызга кайтырга әзерләндек. Һәм китап һәм Коръән кебeк кирәкле булган әйберләрне сатып алып һәм шундый юлга кирәкле әйберләрне җыенып, юлга чыгарга хәзерләндек.
Әйберләребезне күмәк гомуми контроль пунктына белдереп, Кара диңгез өстендә йөзгән корабка утырып, Русия дәүләтенә кайтырга чыктык. Одесса шәһәренә җитеп, таможня бүлегенә белдереп, тикшеренүләрдән соң шәһәргә кереп, торак алдык. Һәм Одесса шәһәрендә бер атна калып, күп урыннарга сәяхәт кылдык. Одесса шәһәре бик төзек шәһәр, төзелеше көннән-көн арта. Безнең Одессадан киткәнебезгә биш ай булды. Биш айда шул кадәр үскәндер ки, башка илләрдә биш елда да, унбиш елда да ул кадәр үсү сизелмәс!
Әйе, Русия дәүләтенең тәртипләре бик нык. Ул начальниклар бик әхәмиятле һәм бик сак ки, һәр эшне тикшерүдә энә күзеннән үткәрәләр. Һәм салым һәм таможня чыгымнары да, керемнәрдә хазинага бер тиенлек зарар һәм начарлык китермиләр. Әлбәттә, шул ук начальникларның бу тәртипле һәм тырыш хезмәтләре нигезендә Русия дәүләте бик күп илләрдән байрак һәм үсешрәк, мәшһүррәк булган.
Мәсәлән, урамнары бик тигез һәм бик киң, һәрбер урамның ике ягы да агачлар утыртылып төзелгән. Ничә йөз урамдыр! Һәр урамда мондый тигез агач үстерә торган шәһәр башка җирдә дә булмас. Булса да сирәк. Һәм шәһәрнең читендә, шәһәр тышында да бик зур һәм бик киң бакча бар. Ничә йөз мең бөртек агач утыртып, саклап, тәрбияләп үстереп, бик зур «Рушча» дип аталган урман ясаганнар. Анда җәй көннәрендә олы хезмәттәге кешеләр ял итә. Һәм аның эчендә төрле-төрле биналар бар. Һәм урам-урам итеп бүлеп, читән белән әйләндереп алганнар. Читәннәре һәм капкалары, һәм тәрбияләре бар...
Кайбер көннәрдә диңгез ярына барып карап тора идем. Бернинди кораб-көймә көтмичә барырдай булыр идем. Ләкин Кара диңгез кара аждаһа кебек тора иде, катлы-катлы таулар кебек, артык килгәндәй күренә һәм бер артып, бер кимеп торгандай булып, бер ягы якты, бер ягы караңгы булып, хәрәкәтләнеп торгандай булып күренә иде. Уңга, сулга һәм алга таба ни кадәр күз салсаң да, чиге күренми иде. «Бөтен дөньяны су алган икән. Моның чикләре бармы икән?» – дип тора идем...
Аннан яңадан Кара диңгезгә төшеп, кораб белән Севастополь, Таганрог шәһәрләре аша Дондагы Ростов шәһәренә килеп чыктык. Аннан Дон елгасы буенча күтәрелеп, Күлләч пристаненә чыктым. Аннан тимер юл поезды белән Царицынга, аннан Идел елгасына төшеп, пароход белән Казанга, аннан шулай ук пароход белән Никола-Березовкага килеп чыктым. Аннан ат-арба белән Чокыр авылына кайтып җиттем.
Тарихи язмалар(Ата-бабаларыбыз тарихыннан)
Кара Табын ыруы Майкы-бийдән таралмыштыр. Майкы-бий Чыңгыз-хан заманнарында Урал тавының Мәкә дигән урынында булып, Мияс елгасы буенда яшәгән. Ул Чыңгыз-ханга бүләк алып барган, аның белән юлдаш булып, Чыңгыз-хан белән бер арбада утырып йөргән. Аның исеме Майкы-бий дип әйтелгән. Майкы-бий улы – Иләк-бий, аның улы – Алча-бий, аның улы – Болгаир-бий, аның улы – Кара Табын-бий. Аны «Кара Газиз» дип атаганнар. Кара Табын-бий борынгы урыннарын ташлап, Чулман (Кама) елгасы буена күчкән. Аның улы Чулман-бий шунда килгәч туган.
Чулман улы – Колман, Колман улы – Дөрмән, Дөрмән улы – Бибән, Бибән улы – Ходайгол, аның улы – Ходаяр, аның улы – Дәүләтьяр, аның улы – Дәүләтбай, аның улы – Исән-хан. Исән-хан Казан ханнарыннан булган Чуртмак-ханга буйсынган. Аның йорты Җирем авылы булган. Ул хәзерге «Чокыр авылы» дип танылган урын. Чокыр авылы янындагы «Сырган күл» дигән мәшһүр урын – Исән-хан белән Чуртмак-ханның мишеньгә атышкан җирләре.
Мишеньгә Исән-ханның угы тигән. Чуртмак шуңа намусланып, араларында бәхәс чыгып, Чуртмак-хан: «Өстеңә гаскәр алып киләм», – дигәч, Исән-хан да халкы белән куркып: «Гаскәр китермәс борын моның үзен үтерәбез», – дип, шунда ук Чуртмак-ханны үтергәннәр. Исән-хан соңыннан казанлыларның үч алуыннан куркып, Рус дәүләтенә барып буйсынып, соңыннан мәхкүм булып калганнар. Ул урын хәзерге көндә дә «Сырган күл» дип аталып, «Исән-ханның угы төшкән җир» дип йөртелә.
Исән-хан улы – Бырак, Бырак улы – Киек, Киек улы – Шәриф, Шәриф улы – Габдулла, Габдулла улы – Салих, Салих улы – Гали. Гали – Киековның үзе була.
Туганнар һәм дусларның үткәннәрен хәтерләү (Тәзкирәти әл-әхван вә әл-әхбаб)
Мулла Мөхәммәтгали улы мулла Габдессалих, улы Габдул, улы Шәриф, улы Киек, улы Күчегән, улы Бырак, улы Исән, улы Дәүләтбай, улы Дәүләтьяр, улы Ходаяр, улы Ходайгол, улы Дөрмән-бий, улы Колман-бий, улы Чулман-бий, улы Абдал-бий, улы Әхмәтшәех-бий, улы Кара Табын-бий, улы Майкы-бий.
Вә соңында ул шул ук мулла Мөхәммәтгали әл-Чокыри әйтәдер: «Заманыбызда булган картлардан ишетүебез буенча языладыр ки.
Безнең төп бабабыз Майкы-бийне Чыңгыз-хан белән бер заманда булган кеше, дип риваять кылалар, һәм, аның вәзирләре җәмлегендә булып, бер арбага утырып йөргән, дип сөйлиләр, һәм, вәли хисаплы булу сәбәпле, «Уйшын Майкы-бий» дип ләкәп тапкан, дип сөйлиләр. Чыңгызның киңәшләренә яраган ирмеш, диләр. Күп илләрне сәяхәт итеп караган икән, дип сөйлиләр. Вакытына карап «укымыш» исемле кеше булып, язуга, хисапка, киңәшкә яраган икән, дип сөйлиләр.
Вә аның өч-дүрт улы булган. Һәркайсын укыткан, сәяхәт сәфәрләренә йөрткән, дип сөйлиләр. Берсе Кара Табын-бий, берсе Байкы-бий, берсе Балыкчы-бий исемле булган, диләр. Кара Табынның яңа күп угыллары булган, диләр. Бересе Әхмәтшәех исемле булган. Әмма Кара Табын, күп сәфәрләр чигеп, күп җирләрне күргән кеше икән. Аны «Кара Газиз» дип тә сөйләшкәннәр. Торган җирләре Иртыш елгасы буенда булган икән. Балалары арасында Әхмәтшәехне артык күрә икән. Соңгы улы, ягъни төпчек улы икән. Аны, иркәләп, төрле мәдхияле исемнәр кушып, сөеп уйната икән. Әхмәтшәехнең туганнары моңа көнләшә икән. Кара Табын бабай сүз арасында болай ди икән: «Бик еракта, көнчыгыш тарафында «Ирәкте» дигән халык бар икән. Бик вөҗданлы, абруйлылар икән», – ди икән. – «Бабамның угылым Әхмәтшәех шуларга охшаган», – ди икән. Вә һәм Әхмәтшәехне иркәләп сөйгәндә: «Ирәктем, Ирәктем! Иртышлым, Иртышлым! Ир кешем!» – ди икән. Вә шундый мәдхияләре чын булгалай икән.
Әхмәтшәехнең агалары: «Син ирәктесең, Ирәктеңә кит!» – дип тиргиләр икән. «Син ирәкте түгел, ир актыгы!» – дип мәсхәрә кылалар икән. Шул арада Кара Табын бабай Иртыш буендагы җирләрендә вафат булган.
Балалары Әхмәтшәехне: «Ирәктеңә кит!» – дип куа башлыйлар... Көнчыгыш тарафындагы ерак җирләргә китәргә кыстый башлаганнар.
Бу Әхмәтшәех тә җир-су хәлләрен белә икән. «Мин көнчыгышка китмәм. Әгәр дә китә торган булсам, көнбатыш тарафына китәчәкмен», – ди икән. «Чөнки анда, ягъни ул тарафта, печән, салам һәм игенлек яхшы була», – ди икән. «Вә һәм Чыңгыз-ханның угыллары ул тарафта ханлык кылып йорт көтәләр икән», – ди икән...
Мәшһүр бабабыз Әхмәтшәех улы Кара Табын-бий улы Уйшын Майкы-бий, Иртыш буеннан күчеп, Чиләбе районы булачак җирдә Миәс елгасы буенда йорт салган һәм, анда Абдал исемле улын куеп, үзе Чусауай елгасы буйлап җир-су карап йөреп, Чулман (Кама) елгасына чыгып, Пермь шәһәре булачак җиргә кадәр көймә белән йөреп кайткан һәм, балаларын шунда алып килеп, Пермь шәһәре булган җиргә йорт салганнар.
Вә анда торганда, бер-ничә угылларын өйләндереп, киленнәрен Пермьгә алып килгәннәр. Вә анда Абдал-бийнең хатыннан бер улы туган. Аны Чулман-бий дип атаганнар.
Пермьнең Уханский булачак җиргә күчкәннәр. Аннан Барда һәм Галич исемле сулар буена күчеп йорт салганнар. Болай күчеп йөрүгә сәбәп бу җирләрдә болардан урын-йорт белергә күчүләренең асты күренмәгән сәбәпле «Бу җирнең хуҗасы бар икән», – дип, хуҗасыз җир эзләү нияте белән булган.
Мәсәлән, Уса шәһәре булачак җирдә авыл булып торган вакытларында Абдал-бийнең улы Чулман-бий Чулман суында зур көймә белән йөргәндә, Тол елгасына чыгып, Тол эчендә күтәрелеп баруында ясалмаш агачлар һәм җиһазлар агып килгәнне күреп кайткан, диләр. Вә һәм, көймә белән күтәрелеп, Тол суының башына таба бара-бара Сараш авылына барып җиткән, диләр. Бер җирдә өч-дүртләп кабык өйләр күреп, монда тормыш көтүчеләр бар икән, дип белеп, тау башына менеп, юлларына ук аткан, диләр.
Өй әһелләре чыгып, җыелып, укны алып карашып торганда, мөселманнар икәнен белеп, таудан төшеп, болар янына килеп, сөйләшеп танышканнар, диләр.
Авылының башлыгы Гәйнә исемле кеше икән. Ул да көнчыгыш тарафыннан килгән кеше икән.
Чулман-бий, Усадан күчергә максатын сөйләп, Гәйнә бабайга күрше булырга теләгәч, Гәйнә бабай аны Барда суы буена һәм Галич буена күчергә киңәш биргән, диләр.
Шунннан соң бу ирәктеләр, ягъни Абдал-бий угыллары, Уса шәһәре һәм Ухан шәһәрләре урыннарынан Барда суы буена күчмәк булганнар икән, диләр. Һәм болар бу арада йөргәнче Иртыш тарафында калган җирдәшләре һәм кардәшләре, якташлары бу тарафка – Бөре районы буласы җиргә күчкәннәр. Ягъни: «Бу җирдән ирәктеләр күчте, без дә күчәбез», – дип күчкәннәр икән, диләр.
Әхмәтшәех бабай бу тарафта йөргәндә туганнары Байкы-бий һәм Балыкчы-бийнең бу тарафка күчеп килүе ишетелә. Аларның берсе Байкы авылы булып йорт салып торалар икән. Аларның угыл-кызлары булып, бик зур дәүләт белән торалар икән.
Әхмәтшәех бабай аларга барып, зиратлашып, кунаклашып йөргәндә Гөмбә исемле авылда, авырып ятып, вафат булган. Әхмәтшәех бабабызның зираты Бөре өязе Байкы суы буендагы Гөмбә исемле авылда икән, дип сөйлиләр. Байкы һәм Балыкчы ырулары безгә шул көннән бирле кардәшләр икән, дип сөйлиләр.
Абдал-бий атасының вафатын ишетеп, кайгырып: «Атама зират кылыйк. Атам каберенә туфрак салыйк», – дип, Балыкчы суы буена киткән. Атасына зират кылып һәм каберенә туфрак салып, каберен билгеләп куйган һәм ул тарафта булган кардәшләренә зират кылып, кунакта йөргән.
Мәсәлән, Тол суы буенда, Байкы суы буенда булган җирдәшләре белән күрешеп йөргән. Аннан Караидел буендагы күдәй башкортларына һәм Агыйдел буендагы җәлдәк башкортларына, Танып буендагы таз башкортларына, Гәрә суы буендагы гәрәй башкортларына, Буа суы буендагы оран башкортларына, Бодым суы буендагы кайпан башкортларына, Сараш һәм Тол сулары буендагы гәйнә башкортларына күрешеп, сәфәрдә йөреп, үзенең яши торган җирләре булганчы Барда һәм Галич сулары буендагы «ирәкте» исемле кардәш-ырулары арасына кайтып килгән, бу сәфәрендә һәм аяк йөргән, дип сөйлиләр.
Абдал-бийнең бу сәфәрдә йөргән вакытында һәм аннан әүвәл дә Барда суы буендагы балалары һәм кардәшләре угыллары: «Бу җирдә яшәргә авыр булачак», – дип артта калган җирләренә кайтырга киңәшләшеп торганнар.
Абдал-бий Чулман суына төшеп, көймә белән түбәнләп Чулманның һәм Ак Иделнең һәр ике тарафларына чыгып йөреп, хуҗасыз җирләр эзләп йөргән.
Ык суына җитеп, Ыкны күтәрелеп, Миллә суы төшкән җирдә хуҗасыз күп җирләр күреп кайткан. «Эй, балалар! Сез Ык суы буендагы яхшы җирләргә күчегез. Шунда ватан төзергә мөмкин», – дип аңлатып куйган.
Үзе Барда суы буенда торганында картаеп, авырып, шунда вафат булган.
Безнең төп бабабыз Абдал-бийнең кабере Барда суы буендагы «Ирәкте яланы» дигән җирдә икән. Әмма Әхмәтшәех бабабызның балалары һәм аның улы Абдал-бийнең балалары – барысы да үзләрен: «Ирәкте халкы булабыз», – дип белеп калганнар.
Абдал-бийнең Чулман-бий исемле улы Пермь төшкән җиргә кайтып, барлык балалары белән анда яшәгән. Туганнарының күбесе Барда суы буенда яшәгән.
Ул Чулман-бий исемле бабабыз Пермь шәһәре булачак җирдә яшәгәндә Пермь җирлегендә вафат булган.
Соңыннан улы Колман-бий, үзенең балаларын һәм туганнарын алып, Ухан исемле шәһәре булачак җирдә һәм шул тарафтагы төрле сулар буенда авыл салып яшәгәннәр.
Колман-бий Ухан исемле тарафында бер урман эчендәге йортында вафат булган.
Аннан соң Колман-бийнең улы Дөрмән-бий бөтен кардәшләрен бу Ухан җиреннән күчергә димләп, Уса шәһәре булган җиргә күчеп килгәннәр. Аннан яңадан Тол суена күтәрелеп, элекке аталарының йорты булган Барда суы буена күчеп килгәннәр. Әмма Барда суы буендагы кардәшләре: «Бу җиргә якын җир хуҗалары күбәйде, моннан күчәбездер», – дип хуҗасыз буш җирләр эзләргә киңәшләшкән. Картатабыз Абдал-бий карап кайткан җирләргә күчергә булганнар.
Бәгъзеләре Чулман суына төшеп, көймә белән Ык суына җитеп, Ыкны күтәрелеп, Минзәлә районы булачак җирдә тормыш корганнар (аларны «Ялан ирәкте»дип сөйләшәләр). Бәгъзеләре югарыда әйтелгән Бөре районы булачак җиргә күчеп, кайпан, гәрәй, оран башкортлары арасында буш җир табып: «Картатабыз Абдал-бий тапкан җир», – дип хуҗа булып утырганнар (аларны «Урман ирәкте» дип сөйләшәләр).
Минзәлә районы булачак җиргә күчкәннәре дә, Бөре районы булачак җиргә күчкәннәре дә үзләрен: «Ирәкте башкорты булабыз» – дип дәгъва кылганнар. Чөнки төп бабабыз Әхмәтшәех, үзенең атасы Кара Табын бабабыз да һәм аның кардәшләре дә «Ирәкте»дип аталганнар. «Без шул Әхмәтшәехнең баласы булабыз», – дип ирәкте башкорты булуларын игълан итеп, күрсәтеп һәм танытып куйганнар.
Чыңгыз-хан вакытындагы төп бабабыз Майкы-бий һәм Кара Табын-бий көнчыгыш тарафында Иртыш буйларында һәм Ирхауәт җирләрендә яшәгәндә шул тарафларда вафат булып калганнар. «Ирәкте» ләкәпле Әхмәтшәех бабабыз Балыкчы буенда вафат булган. Аның улы Абдал-бий исемле бабабыз Барда суы буенда вафат булган. Аның улы Чулман-бий исемле бабабыз Пермь урманындагы йортында вафат булган. Аның улы Дөрмән-бий баба Уса шәһәре тарафындагы йортында вафат булган. Аның улы Ходайгол-бий үзенең дәү әтисе Абдал-бий вафат булган илдә Барда суы буенда. Аның туганнары һәм берничә улы Минзәлә өязе булачак җиргә күчкәннәр. Әмма Ходайголның Ходаяр исемле улы Бөре өязе булачак җиргә, әйтелгән кайпан, гәрәй, оран халкы арасына күчеп килгән һәм, бу җирдә күп еллар яшәп, күп авыллар барлыкка китереп, егерме мең дисәтинәдән артыграк җирләргә хуҗа булып, күп авылларны үзләренә «припущенник» (җиргә кабул ителгән) итеп, җирдәш кылганнар. Эчәр сулары Әркүште, Бодым, Шәүкүште, Жырыгчы, Тойбол, Асау, Танып исемле сулардыр. Һәм игенлекләре, урманнары күп була.
Ходаяр исемле бабабыз үзенең туганнары һәм балалары белән егерме мең дисәтинәдән артык киң җирдә яшәгәндә бер җирдә булган барлык ыруларга баш булып торганнар. Аның вафатыннан соң Дәүләтбай исемле улы баш булып торган. Аннан соң аның Исән исемле улы баш булып торган.
Болар барысы да төрки телендә укырга һәм язарга белә торган булганнар. Хатта Исән исемле бабабыз үз вакытында бик зур дәүләтле булып, зур дан алып Бөре районы булачак җирдәге башкортлар белән танышып, Ирәкте халкына баш булып торган. Ягъни Кайпан, Гәрәй, Оран, Тазлар, Байкы һәм Балыкчы башкортларының үзләренең түрәләре булса да, шул һәр түбәнең башкортлары бары моны баш итеп, үзләренә хан итеп исәпләп торганнар. Шул сәбәпле аның хозурында төрле ырулар хезмәтчесе булып торган чуаш, мукшы, таулы, калмык, алмантай кабиләләреннән хезмәтчеләр тоткан, дип сөйлиләр. Чөнки Исәннең борынгы ата-бабалары көнчыгыш тарафыннан килү сәбәпле, көнчыгыштагы халыкларга белешләнеп торганнар. Көнчыгыш тарафындагы надан халыкларның мотлары, караклары, Кытай ханыннан качып, безнең Ирәкте җирендәге җиңүче халык арасына килеп сыенганнар. Хәтта безнең асыл төп бабаларыбызга бик каты дошман булган динсез, юньсез, нәҗес халыклар да монда Исән-хан күләгәсендә йөргәннәр. Азып-тузып, җир тапмаган, юньсез хатын-кызлар арасында кунып-төнеп йөргәннәр, теләсә кая кереп, теләсә ни ашап-эчеп гомер уздырып йөргәннәр. Исән-хан: «Алар чит кеше, безнең җир күп», – дигән булып аларны куып кайтаралмаган. «Үрчесеннәр, күбәйсеннәр, балаларга ялчы булырлар», – дип аларның монда хатын-кыз арасында йөрүләрен, үләксә һәм ерткыч итләрен ашап йөрүләрен дә тыймаган.
Исәннең өч улы булган. Бересе Бырак, бересе Мамык, бересе Каржау исемле булган. Бырак – Чокыр авылының бабасы, Мамык – Илмәт авылының бабасы, Каржау Аксәет авылының бабасы булып калган, ягъни болар аталарыннан башка чыккан. Шул өч угыл өч авылга йорт салып торганнар.
Әмма Исән-хан үзе Җиремче исемле суның ярында, саз җирдә, урман эчендә йорт салып, аулак җирдә торган. Һәм шул ук Җиремче суының икенче тарафында ялчы-итерчеләре йорт-ил төзеп, Җиремче авылы дип исемләп торганнар.
Әмма Исән бабай Истанбул ханнарының, Мәскәүдәге урыс ханнарының хәлләрен ишетеп тора. Үзе Казан ханнары белән танышып, аларга бүләк һәм хезмәтчеләр җибәреп, Казан ханнарын олылап торучы була. Бу вакытында урыс һәм мөселман ханнары арасында күп эш-вакыйга булгандыр. Ягъни Казан ханнары урыс гаскәре мәҗбүрлегенә тап килеп, җиңелүләре шушы хан вакытында була. Урыс ханының Казан ханнарына өстен булуы арасында Исән-хан үзенең бар колы йөргән җирдәге замандашларын димләп, һәр ырудан кеше алып барып, царь Иван Вачиличкә (Иван Грозныйга) баш сала. Бөре районындагы барлык кавем-кабиләләр шул ук Исән-хан димләве белән урыс ханнарына буйсынганнар.
Әмма Исән-ханның йорты Җиремче буенда, аның ярында була. Бу йорт урыннарының эзләре хәзер дә мәгълүм. Казан ханына туганлык җепләре белән бәйле һәм хезмәттәш булганга күрә, төрки традицияләрне кулланган.
Мәсәлән, өй арасындагы бакчасында түгәрәк ай формасында җир түгәрәкләп, балчык өеп ясаган урыны бар һәм башка кабиләләрдәге кебек каравыллар, ялчылар белән торган, дип сөйлиләр.
Үзе үк җәя белән йөрегән һәм киек ауларга һирыс булган, җәмәгатьләрен күбрәк киек ите белән тәрбияләп торган, дип сөйлиләр. Бигрәк тә, үрдәк һәм боҗырларны күпләп аулаган, арык авыруына тоткан икән, диләр. Шул сәбәпле, тереклеге су буенда булган, диләр. Күп җирләрдә аю, бүре, төлке, поши атып алган. Күп вакыт һавадан очкан кошларны ук белән атып төшергән, диләр. Бик йөрәкле һәм көчле булган, диләр.
Хәзер аю атарга остакешеләр аюның үләксә ашаган җиренә якын урынга югары сәндерә ясап, посып, каравыллап торып аталар. Әмма Исән-хан җәяүләп барган хәленчә күп мәртәбә аюны ук белән атып егуын сөйлиләр.
Бер вакыт аюның өңенә абайламыйча барып чыга. Аюны үтерергә йомылып килеп кочаклап ала. Бик көчле булу сәбәпле, аюны артына егып, тамагыннан буып, бер кулы белән аюның телен авызыннан тартып алган, диләр. Кулы белән аюның тамагыннан буып, тын алдырмыйча хәлен бетереп, икенче кулы белән башын тукмап үтергән, диләр.
Гомере буена бик күп аю, бүре, төлке, кама, юша, сусар атып алган, диләр. Мишеньгә ук атышырга һәм уздырышу өчен ук атышырга оста булган. Казан ханы урыс ханы белән сугыш елларында үзенең кавем-кабиләсеннән Казанга ук-җәя җибәреп торган.
Шул ук Казан ханнарының урыс ханнары белән сугыш елларында Казан ханы Исән-ханнан ярдәм сорап Чортмак исемле кешесен җибәргән, диләр. Чортмакның янында көрәшергә көчле, атышырга гайрәтле юлдашлары да юула. Безнең Исән бабабыз белән көрәшкәннәр. Исән бабабыз җиңүче булган, дип сөйлиләр. Әмма Исән бабабызда ханга ярдәмгә бирерлек акча да һәм Казанга барып җитерлек гаскәр дә булмаган. Казанны урыс гаскәре чолгап алган, дип ишетеп торганнар.
Урыс гаскәрләреннән куркып гаскәр бирмәү сәбәпле Чортмак Исән бабабыз белән тиргәшеп, янап, аны куркыта башлаган. Казан ханы: «Гаскәр алып килеп, барыгызны кырып бетерәчәкмен!» – дигән һәм, ачуланып, Чортмак-хан икенче җирдәге ханнардан ярдәм сорарга киткән, диләр.
Башта ул Исән-ханның Хансуар авылында яшәүче Кабан исемле туганына киткән. Кабан, Чортмакның килерен ишетеп, хатын-кызларын ияртеп, урманга качып киткән. Чортмак анда янә шулай Казан ханына ярдәм җибәрергә кыстап, кырылып Кабанның кавем-кабиләсен камчы белән кыйный башлаган. Кабан Чортмакны ук белән атып еккан, дип сөйлиләр. Чортмакның юлдашлары аның гәүдәсен, ат өстенә бәйләп, Казанга алып кайтып киткән, диләр.
Бу тарафта Исән-хан һәм аның туганнары, һәм башка ханлык кылып торучы җирдәшләре: «Эш зур булды. Мөгаен, Казан ханы гаскәр белән килеп, безне харап итәр», – дип, куркышып, урыска сыенмак кирәк дип тапканнар. Башлап Исән-хан үзенең якындагы ханнарын кыздырып, урыс ханына баш салырга киңәш биргән. Бөре районы булачак җирдәге башкортларның аксакаллары Исәнне, тәрбияләп, Мәскәүгә илче җибәргәннәр.
Патша Иван Васильевич (Иван Грозный) идарә иткән. Кыш көне башына кама бүрек, аягына кама чаңгы киеп, ялгыз юлга чыккан да киткән. Мәскәүгә барып җитеп, бу тарафтагы ханнарның сәламен җиткереп, үзенең буйсынуына култамгасын салып кайткан.
Урыс белән Казанның сугышы кызган чагында боларның урыска бирелүләрен белеп, Казан ханы алардан ярдәм сорамас булган. Урыс та, бу яңа кешеләрдән гаскәр алмыйча, аларны тыныч тоткан. Болар болай тыныч торуны файдага санап, рәхәтләнеп торганнар.
Шул арада күп михнәтләр белән сугышлар бара. Урыс ханы, Казан ханына өстен булып, Казанга хан булып утырган. Бу арада биш-алты еллар эчендә Исән хан, Казанга өч мәртәбә барып, урыс ханына үзенең баш салуына һәм якташларын баш салдыруына сөенеп-куанып, ихласлыкны заһир итеп, ялагайланып йөргән.
Бер мәртәбә баруында: «Кама тиресе бирермен», – дип язылган. Икенче мәртәбә: «Бал бирермен», – дип язылган. Безнең башкорт халкы урыска кама белән бал бирә-бирә күп еллар булган арада бу хезмәтләр авыр була башлаган. Кама белән бал җитми башлаган. Чөнки камалы кеше, баллы кеше аз булган. Сусар ясагы бирә башлаганнар. Соңрак тиен бирә башлаганнар.Соңрак акча бирергә риза була башлаганнар.
Бервакыт башкортка «грош» исемле бер акча бирергә боерыла. Башкортлар бу ясакны да һәр йорттан биреп торганнар. Йортка ел саен бер грош табуы авыр була башлагач, бер өйдә күп кешеләр тора башлаган. Хатынлы улларны бер җирдә тотканнар. Башка чыгарсалар, ел саен бер грош ясагы артыр, дип күп уллар бер өйдә тора башлаган. Хәтта күршеләре, кардәшләре белән бер җиргә җыенып торырга гадәтләнә башлаганнар. Башкортның, эт баласы шикелле, бере янына бере өйләнеп торган чаклары булган.
Соңрак урыс ханнарыннан кешеләр йөреп: «Кемнең хатыны булса, ул бер өйгә исәпләнә!» – дип хөкем чыгарган. Бер җирдә торуның файдасы булмагач, кем кыз ярәште исә – үзенә йорт төзү кайгысын күрергә кирәк була башлаган. Өйләр саен алына торган акчаларны бер гроштан арттырып алырга алу турында кунаннар башлаган.
Ул заманда бу акчаны җыярга бик авыр хисап булган. Чөнки падишалар ул заманда акча ясарга бакыр һәм көмеш тапмый, азлап ясап тараткалап торган. Бик һөнәрле кешеләрдә генә, бик аяусыз, хәйләкәр кешеләрдә генә азлап акча булган. Шул арада падишаһлар үлеп һәм башкорт картлары да үлеп, соңгы падишаһлар ел саен акчаны күбрәк ясап һәм сугыш белән чит падишаһлардан акча һәм мал төшереп, Русия дәүләтенең казнасы арта башлаган.
Күп падишалар соңында Екатерина Икенче (Екатерина II) заманында күп падишалардан акча һәм мал килә торып та гади халыкның дәүләте бик аз булган. Бакыр бер сум акчасы булган кешене «бай кеше»дип санаганнар. Калалардагы идарәләр кабык түбәле булган, хәзинәләрәнә ел саен бер сум, ике сум чак җыелган чаклары булган. Шуннан соң Русиянең дәүләте артып, җир йөзендәге падишаларның баерагы хөкемендә булып тора.
Ирәкте халкының башлыгы Исән бабабыз шулай Казан ханнарыннан баш тартып, урыс ханны юллап, эзләп табып, буйсына. Үзе Урман Ирәкте җирендә Җиремче суының сул ягында урман эчендә яши. Җиремче суының уң ягында, үзе турысында ялчылар йорты булып, килем-китем өчен келәтләр һәм азбарлар, һәм җитәрлек дәрәҗәдә каралтылар тотып тора. Үзенең өч улы булган. Аларны Урман Ирәкте җиренә хуҗа булсыннар өчен өчесен өч җиргә күчереп, йорт салып биргән. Әмма Урман Ирәкте җиренең түбәнге башы Әри суыннан үтелмәгән өчен Әринең аргы ягына чыгалмаганнар. Әмма югары башы Әри суының ике ягы белән булу сәбәпле, Исәннең уллары җирнең уртасына таба күчеп, киңәшләшеп, Җиремче авылыннан читкә күчкәннәр.
Исән-ханның вафатыннан соң, Исән-ханның үз авылында булган ялчылар, ханнан калган әзер йортлар, дип шунда яшәгәннәр...
Исән хан Җиремче авылында вафат булып, Иске Чокыр авылының басуында «Иске Йорт яланы» дигән җирдә «Туйна чабыны» исемле урында, якын җиргә чыгарылып җирләнгән.
Хатлар
... Үзебез сәламәтбез. Тик монда бала-чага бик кырыла. Йорт саен өч-дүрт бала үлә. Вәли улы Хөсәеннең өч баласы дөнья куйды. Нигъмәтҗан күршенең өч кызы бик авыр хәлдә ята. Башка авылларда да балалар үлә. Балаларны Ташкент, Оренбург, Сәмәрканд кебек җирләргә алып барып куярга киңәш бирәм.
Әле бер хәбәр: ил белән сыерлар кырыла. Безнең бер сыерыбыз гына исән калды. Тегермәнгә алып барып куйган идек.
Акча җибәрергә иде. Әмма бер дә акчага туеп булмый. Дөрес, бакыр акча уңнан да, сулдан да явып тора. Ләкин, киек-җанвар кебек, чыгар җирен дә карап кына тора. Яныбызда бер сәгать торырга риза булмый. Авыл буйлап туктаусыз теләнчеләр йөри. Илдә бәрәкәт китү галәмәтедер инде бу. Хатта сарыкларны һәм кош-кортларны да тындырмыйлар...
... Казанчы Әхмәтгали кияү Мәликәне талак кылды, дигән идем. Хәзер Мәликәне Шулган авылының мулла Мостафа Сәгыйдмөхәммәт улына никах кылдым. Ике хатынын кат-кат аерган кешегә.
Бу хатта әйтелгән вакыйгалар соңында бу көнгәчә яңа хәбәр юк. Ахунҗан һәм Зарифҗан икесе дәавырдылар. Вә һәм Зарифҗанның бер улы, бер кызы һәм Ахунҗанның ике кызы вафат булуын элекке хатларымда язылган кебек иде. Бу елда балалар үлеме бик күп булды. Һәм илебездә сыерлар кырылды.
Көз көне Зарифҗан яңа ихата бетереп чыккан иде, шәһит хәбәрдар булган идең. Вә ашхана гимарат әйләде. Хәзер шунда торалар. Вә сәүдәкәсебе кылыр, һәм машина белән тегүчелек иткән кешесе бер бүлмәсендә яши. Һәрбер тапны ямаштырырга әзер генә торадыр. Мәдрәсәдә Гәйнә тегүчеләрен аяк киемнәре төзәтергә тотыштыралар. Мосафирлар көннән-көн артадыр...
Килем-китем бик күп. Кием-салым ясала торадыр.Яшәү артык һәм зур фәкыйрьлек белән башлагу сәбәпле, барлыккеремнәр иләк белән су ташыган кебек булып каладыр. Тегермәннәр бик хуш тартып торсалар да, тирәбездә имансызлар,көнчелләр (золымчылар) телгәнмә күбәйттеләр. Телгәнмәләрнең бушырак торган көне күбрәк буладыр. Әле дә тегермән бар, һичбер ел яңа арыш азыгы җитмәй торган иде. Тегермән булгач, җитә башлады...
Синең 14 сентябрдәге хатыңкилгән сәгатьтә Аксәеткә барырга ат җигә идем. Шул сәгатьтә Аксәеткә барып җиттем. Без бер нәрсәсез калып, күзлексез әсәр яздым…
Әс-сәламү гәләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ!.. Үзебез, әл-хәмделиллаһ, бу көнгәчә сәламәтлектә торабыз.
Мәмәтәй авылына указлы имамны хатиблыкка имтихан булырга тиешле диеп, хәбәрдар булдык. Хозурыгызга барганда егетлек вә мәрхәмәт белән каравыгызны риза кылдык.
Без үзебез әүвәл указ эшенә башлаган чагыбызда ук дошманнар беләнбәлаләнгән булып эш башлаган идек. Һаман шул чактагы хөсетлекләре белән тотыш золым-низаг теләгендә йөреп һәм үзләренә юлдашлар күбәйтеп, һаман да тотыш нахакялганнар сөйләп, хур итүуенда йөрүләре ишетелеп торадыр.
Минем мәчеткә йөрүгә хирыслыгым мәшһүр була торып, үзләре мәчеткә йөрми торган кешеләр мине мәчеткә йөрми дип сөйләү кебек хилаф сүзләре белән урядник кебек, ыстанау (истән чыгару) кебек офицерларга да чагыштыралар имеш, дип ишетелеп торадыр. Шулкадәр нахакялган гаепләбелән җәфада үчегеп торучы дошманнарыбыз күптер. Хәерле булсын!..
Урман Ирәкте Чокыр авылыннан мулла Мөхәммәтгали мулла Габдессалих улы Киеков дип беленә.
1306нчы һиҗри елда шәүвәл аеның уртасында
1889нчы милади елда бороҗ аеның уртасында.
Сабый сағымда]
“Ләбибем!” – дип сөйәр иде атамыз,
“Әдибем!” – дип сөйәр иде анамыз.
Йәнә һәр дәм: “Ғәлҡәшем!” – диер иде ул.
Ғәлинең тәсғиредер, белгеүче бул!
Бәне күндерде бик йәштән уҡырға,
Атам рази булыр, ди бик уҡырға.
Үзем дә бик сәғи ҡылған булырдым,
Кичә-көндез хафизлардан булырдым…
Инде ни эшләргә?
Атам бик бай иде, шиксез,
Малы күп ирде һәм чутсыз.
Суңында ҡалды уғыл-ҡыз,
Анлар малға ҡазан улды.
Насибымны ала алмадым,
Елгә китте хәләл малым.
Сәләх тапса иде хәлем,
Хәл өчен мал ҡалған улды...
Тыуған ил, тыуған яҡ хаҡында
Ходаның хөк(ө)ме илә нәгаһ
Дияри ғөрбәтә дөшән,
Ғарибның мәскәне хөббе
Үләнчә ядыдан китмәс.
Дияри ғөрбәтә дөшөп,
Кеше шаһ улмасы даим,
Кире кәнде диярында
Гидай улмасына етмәс.
Һәммә рәхәтләре михнәт
Булып бихәддәләм чигәр,
Ҡамуның бағысы ғөрбәт
Ирер шәйе дигәр ирмәс.
Кемен кем башына килмәй,
Бу ғөрбәт михнәтен аңлар;
Кәрәк ғалим, кәрәк жаһил
Тел илә васфи идеп белмәс.
.Фосули әрбәғә
(Йылдың дүрт миҙгеле)
Фаслы ҡыш
(Ҡыш миҙгеле)
Хода сәнғы ҡаму йыл айларында,
Ҡаму сәнғы ваҡиғдыр жайларында.
Сыуытты ҡыш көнөн, ҡарлар яғырды,
Аҡызды су итеп яз айларында.
Тамам донъя йөзе аҡ ҡар булыубән,
Тотар боз су йөзен һәр жайларында.
Ки иҡлим сабиғда ғайш инсан
Күрер аҡ ҡар тамамәт жайларында…
Сулау алырға тәҡәт тотмаз инсан,
Суыҡлыҡ хәддин ашыр жайларында.
Һәммә тағ-таш илә сәхрә вә әшжар
Алыр ҡар табғыны һәр жайларында…
Ничә тағлар кеби ҡар ҡалҡаныны
Аҡызыр су идеп яз айларында.
Кәмал һәйбәтендин ҡар яғырды,
Китәрде һәм аны яз айларында.
Йылытты һәм чығарды күп нәбәте,
Чәмән гөлзар китерде жайларында…
Йәнә ҡышны китәреп, язлар итте,
Ерне әхъя идеп яз айларында.
Дәхи язлар үтеп, жәйләр килер, бәс,
Булыр көз көнләре көз айларында…
Яз илә жәй, көз илә ҡыш, дәхи яз,
Дүнәр дулап миҫаллы айларында.
Күрең, барча ағачлар һәм нәбатәт
Сары әсуаб кейер көз айларында.
Дәхи көндин-көнә көн ҡысҡарыр, бел,
Булыр төнләр озын ҡыш айларында.
Фаслы ҡыш үтеп (Хаҡ) фарманы берлә,
Ирер ҡар көнгә ҡашыраҡ жайларында.
Көн озайыр, ағыр тамчы, ирер ҡар,
Ташып сулар, тулыр һәр жайларында…
Фаслы яз
(Яҙ миҙгеле)
Хәмәл туғды, бәһәр улды,
Ләйәли чүн нәһәр улды,
Көнә-көн мәстәнәр улды,
Һәммә әкүән әжәр саздыр…
Бизәнде ер нияз илә,
Тунанды төрлө наз илә,
Ҡыуанды фаслы яз илә,
Нәбәте берлә дәм саздыр…
Әгәр дарда йөрөсәң дә,
Вә йә тағда йөрөсәң дә,
Япанларда йөрөсәң дә,
Хода ҙикрилә ауаздыр…
Бу дәмдә һәм ҡайу жануар
Ерә дәүерән идеп сайрар.
Буларда һәм дәлилләр вар:
Алар да ғиш(ы)ҡ илә саздыр.
Ҡара-ҡаршы көлөшерләр,
Дәүр идеп йөрөшерләр,
Кеме чабып, ҡыуышырлар
Мөхәббәттин аҫар саздыр.
Әгәр хайуан илә ҡошлар
Үзенә лайығын эшләр,
Һәммә жәй, көз илә ҡышлар
Безә лайыҡ сүз вә саздыр…
Күгәрчен, ҡарлуғач ҡөмере
Ҫәна берлән үтер ғүм(е)ре,
Сабантурғай ничә төрле
Нәуалар берлә дәм саздыр.
Бүре, төлкө, йылан, ҡуян,
Балыҡлар һәм ҡаму хайуан
Ҫәна идеп ҡылар афған –
Бары дәрт илә дәм саздыр.
Баҡалар су яҡасында,
Булып ғәрҡәб ғатасында,
Йыртып дәмен, яҡасын да,
Садалар берлә дәм саздыр.
Өкөләр, күкүләр һәр дәм,
Тауыҡлар, күркәләр дә һәм
Ҫәна берлә орарлар дәм,
Хода ҙикрилә дәм саздыр…
Кеме япраҡ илә изһар
Арасында уҡыр әшғар,
Кеме жәүүи һауада зар,
Ғәзәл хәуан, бала пәрүәздер.
Кеме ердә, кеме суда,
Кеме көндөз, кеме төндә
Йөрөп һәр ян, кеме көн дә,
Кеме бер ердә дәм саздыр.
Кеме жаһран, кеме хофия,
Кеме ялғыз, кеме жөмлә,
Кеме ҙикер әйтә бер теллә,
Кем күп теллә дәм саздыр.
Кичәләр мөстәмиғ улсаң,
Тәфәккер әйләйер булсаң,
Ғәжәпме дәрт илә тулсаң –
Бары безгә кәрәм саздыр…
Килеп былбыл, күрер бостан,
“Нәмүнә!” – дир, гөле дустан,
Уҡыр гөлгә һазар дастан,
Гөле көшәдар вә һамраздыр.
Гөлә былбыл ҫәна әйләр,
Гөле мәхбүб хода әйләр,
Ходаға жан фида әйләр,
Төн-көн ҙикер илә саздыр…
Килер ҡошлар, салыр төхмен,
Назар ҡылыр аны көн-төн,
Берәр айда күрәр фәрхен,
Бу сүз безә аҫар саздыр...
Кәләлем кәремә бән уш,
Диәлем ярыма бән: “Хуш!”
Булалым ҡош кеби яз, ҡыш,
Кем ул ҙикри һөнәр саздыр...
***
Яз әйәме – егет улмаҡ,
Көз әйәме – ҡари улмаҡ,
Ҡыш әйәме – вафат улмаҡ
Ғүмернең ғишрәте аздыр.
Егетлектә ғүмер ҡасыды
Кирәктер ҡылмаға васлы,
Яғын булса язың фаслы,
Бағы зарға да нан баздыр.
Шу кем язда ярағ итте –
Ҡышы рәхәт берлә үтте.
Шу кем уйнап-көлөп үтте –
Ҡышы хәсрәттә жанбаздыр.
Бу ердә ҡалмағай баҡча,
Сулыр гөл, ләләләр, ғонча,
Ғәжәп дөтәде бонча,
Һәүәс берлә һауа саздыр.
Ҡәләмдәшем
Үзе әғма заһир күзгә,
Басирдыр фәһме һәр йөзгә,
Хакимдыр һәм фасих сүздә,
Һадилар кем безем саздыр...
Күзе юҡтан язалмады,
Әһел ирләр табалмады,
Сорарға һәм базалмады,
Һадилар кем безем саздыр.
Һүҙем тыңла!
Туғаным, вәләд Ғабдулла,
Сәләмдин суң сүзем тыңла:
Сәңә тәүфиҡ виреп Аллаһ,
Дәхи ғилем нафиғлардан.
Насип итсен камалыңны,
Ғилем берлән жамалыңны,
Сәлим итсен хыялыңны,
Камалыңны дафиғлардан.
Ғафил булма, туғанҡайым,
Кичәләрдә булып ҡаим,
Сабағыңны уҡы даим,
Булып фәһме жәмиғләрдән.
Хирес булып дәрес алғыл,
Фәһемләп ҡәлбеңә салғыл,
Нәфәсең муйныңа салғыл,
Булып нәсхи самиғлардан.
Ырыуыңны күреп дана,
Дигерне димә “диуана”,
Әдәп күргәз һәр инсана,
Дәхи булма тамиғлардан.
Әгәр ғаҡыл исәң бөгөн,
Сәғи ҡыл дәрсеңә көн-төн,
Дәрес ҡалса, ҡаты үкен,
Ғариб кеби шафиғлардан...
ҺҮҘЛЕК
(иҫке төрки, ғәрәп, фарсы һүҙҙәренә тәржемәләр, аңлатмалар)
Аҫар – әйбер; эҙ; әҫәрҙәр
Басирдыр фәһме һәр йөзгә – зирәклеге сыҡҡан йөҙгә
Бағ – баҡса
Бихәддәләм – күп ғазап
Бостан – баҡса, сәскәлек
Бунлар – былар
Бән – мин
Бәһәр – яҙ
Васфи итеү – тасуир итеү, һүрәтләү
Васлы ҡылыу – ҡауышыу
Ваҡиғда – ысынында
Вәләд – бала, ул (ир бала)
Гөлзар – сәскәлек
Ғата – бүләк
Ғөрбәт – сит яҡ
Ғариб – ярлы, йорт-җирсез
Гидай – ярлы
Ғайш – йәшәү, тереклек ҡылыу
Ғата – бүләк
Ғафил – вайымһыҙ, һиҙмәй ҡалыусы
Ғишрәт – шатлыҡ, ләззәт
Ғонча – сәскә бөрөһө, асылып етмәгән сәскә
Ғәзәл – матур, һөйөклө
Ғәрҡәб – упҡын, сөмгөл
Дар – ҙур йорт, урын, торлаҡ; ил, өлкә
Дәм – мәл, ҡыҫҡа ваҡыт; һулыш
Дәхи – тағы, йәнә; шулай уҡ
Дәүерән –замана; тирәләү, әйләнеп сығыу
Дәүер итеү – уралау, тирәләү
Дөшән – төшһә, ҡалһа
Заһир – күренеү; асыҡ; билдәле
Ҙикер – иҫкә алыу
Жай – урын
Жамал – матурлыҡ, сибәрлек
Жаһран – ҡысҡырыусан, көслө тауышлы
Жамиғ (жәмиғ) – йыйыусы, йыя торған; йыйынтыҡ; йома уҡыла торған ҙур мәсет
Жәүи – атмосфера, һауа
Жөмлә (йөмлә) – бөтөн, барлыҡ
Иҙһар итеү – күрһәтеү, асып биреү
Иҡлим – климат, пояс (боронғо мәғәнәлә)
Инсан – кеше
Кире кәнде диярында – кире үҙ иленә ҡайтып
Көшәдар – шатлыҡлы
Кәр – эш; файҙа, йоғонто
Кәрәм – йомартлыҡ, киң күңеллелек
Ҡазан улыу – нимәгәлер эйә булыу, әйбергә хужа булыу
Ҡаму(ғ) – барлыҡ, һәммә
Ҡари – ҡарт
Ҡасыд – теләк, уй
Ҡәлеб (ҡәлб) – йөрәк, күңел
Ҡайу - әлеге, шул
Ҡөмер – тауыш
Ләбиб(ә) – аҡыллы, зирәк кеше
Ләйәли чүн нәһәр улыу - төндәр көндөҙҙәй булыу
Миҫаллы – төҫлө, кеүек
Мөстәмиғ улыу – тыңлау
Мәскән – яшәгән урын
Мәстәнәр улыу – матурланыу
Мәхбүб – һөйөклө
Нафиғ – файҙа
Нияз – үтенеү; кәрәклек, ихтыяж
Нәбат – үҫемлек, үлән
Нәбатәт – үҫемлектәр донъяһы
Нәзир – тиңдәш; үрнәк
Нәмүнә – үрнәк, өлгө
Нәсхи самиғ – һүҙ тыңлаусан, остаз һүҙенә ҡолаҡ һалыусан
Нәуа – моң
Нәфәс – теләк, ниәт
Сабиғ – етенсе
Сада – тауыш, ауаз
Самиғ – тыңлаусы, ишетеүсе
Су яҡасы – һыу сите, яр буйы
Сәғи – тырышлыҡ; тырышыусы
Сәлим итеү – бар итеү, тормошҡа ашырыу
Сәләх – яҡшылыҡ, тоғролоҡ; яраҡлылыҡ
Сән – һин
Сәнә – йыл
Табғы – баҫма (китап баҫыу)
Тағ (дағ) – тау
Тамиғ – аҫтыртын, мәкерле
Төхем – йомортҡа
Тәфәккер – уйлау, фекерләү
Фасиҡ – боҙоҡ, әшәке; иманһыҙ
Фосул – миҙгелдәр
Фәрәс – ат, йылҡы
Фәһим – зирәк
Хафиз – «Ҡорьән»не яттан белеүсе
Хирес – тырыш, әүәҫ
Хофия – йәшерен, серле
Хөб – яратыу, мәхәббәт
Хәмәл – апрель айы
Һади – тура юлға әйҙәүсе, юл күрһәтеүсе, юлбашсы
Һазар – һандуғас
Һамраз – сер белеү
Һәйбәт – көс ғәйрәт
Һәүәс – теләк, ынтылыш
Үләнчә– үлгәнсе
Шафиғ – яҡлаусы, һаҡта тороусы
Әдиб – әҙәпле; яҙыусы
Әрбәғә – дүрт
Әсуаб – кейем
Әшжар – ағастар
Әхъяр – яҡшы, дуҫ кеше
Әһел – кешеләр төркөмө, халыҡ
Әғма заһир – тома һуҡыр
Әйам – көндәр, заман
Әкүән – тереклек
Әшғар – шиғырҙар
Әжәр баз – уяныу, хәрәкәткә килеү
Япан – ялан
Ярағ итеү – эшләү, эш башҡарыу