Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 ноябрь , 11:49

«Баламның илне саклавы – зур горурлык!»

Әни. Шушы сүздән үк күңелгә җылы керә. Алар һәрвакыт безгә ярдәмгә килергә әзер. Ә бүгенге катлаулы заманда яугир әнисе булу – икеләтә авыр. Уллары илебезне яклаганда, алар да тыныч батырлыклар башкара. Алар газизләренең исән-сау кайтуын көтәләр. Иске Кайпан мәктәбе укытучысы Луиза Хуҗина да шундый әниләрнең берсе.

«Баламның илне саклавы – зур горурлык!»
«Баламның илне саклавы – зур горурлык!»

Луиза ханым Иске Кайпан авылында Хөсния һәм Фидәлис Галинуровлар гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, укуын Аксәет урта мәктәбендә дәвам итә. Тырыш кыз Нефтекама педагогия училищесын тәмамлый һәм шунда балалар бакчасына эшкә урнаша. Монда ул дүрт ел тәрбияче булып эшли. Ялларга туган авылына кайтканда Карман авылы егете Кадиф белән танышалар. Кадиф Фәтхулла улы ул вакытта Үзбәкстанда яши. Яшьләр арасында мәхәббәт уты кабына. Гаилә корып алар Үзбәкстанга китә. Монда аларның бер-бер артлы уллары Ирек, кызлары Ләйсән туа. Туган җирдән читтә җиде ел яши Хуҗиннар.

Үзбәкстан Республикасында чолганышлар башлангач, алар Иске Кайпанга кайтып төпләнә. Луиза Фидәлис кызы 2000 елдан башлап Иске Кайпан мәктәбендә хезмәт, рәсем һәм җыр дәресләре укыта. 2008 елда читтән торып Бөре дәүләт социаль-педагогик академиясенең сәнгать-графика факультетын тәмамлый. Төрле сәбәпләр аркасында Кадиф Фәтхулла улы белән тормыш юллары аерыла Луиза ханымның. Балалары аның терәге дә, юанычы да була.

– Ирек белән кечкенә чагыннан киңәшләшеп яшәдек. Нинди генә эш башкарсак та, кирәк-ярак сатып алсак та иң беренче аңа эндәшә идем. Шуңа күрәдер, улым акыллы, максатчан булып үсте, – ди әңгәмәдәшем.

Ирек мәктәптә уку елларында төрле спорт ярышларында актив катнаша, призлы урыннар яулый. Шулай ук сеңелесе Ләйсән белән бию түгәрәгендә дә шөгыльләнә ул: район күләмендәге төрле конкурс, ярышларда катнашып, уңышларга ирешәләр. Мәктәпне тәмамлагач, Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Хәрби хезмәтен ул Ульяновск шәһәрендә элемтә гаскәрләрендә үти. Армиядән кайткач, Куеда ит комбинатында, Себер якларында вахта ысулы белән эшләп йөри. 2022 елда махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә.

Без барганда Ирек Хуҗин каты яраланып, госпитальдә дәваланганнан соң, тернәкләнү өчен туган йортына кайткан иде.

– Мобилизация турындагы хәбәрне ничек кабул иттегез? – дип сорыйм әниле-уллы Хуҗиннардан.

– Бармый калу дигән уй булмады. Илебезгә афәт янаганда, ничек итеп читтә каласың?! Чакыру кәгазе килгәч тә, военкоматка бардым. Ә аннан инде якташларым белән Казанда хәрби укуларга юлландык. Туган җиребез иминлеген саклау – һәр ир-атның изге бурычы, дип саныйм, – дип җаваплады Ирек Кадиф улы.

– Карар кабул итү синең ихтыярыңда. Ниндиен генә кабул итсәң дә, мин синең өчен терәк булырмын, дидем мин. Башта бик авыр булды. Берәүме синең балаң, унаумы – барысы да бала бит! Алар минем йөрәк парәм. Улымның: «Әни, бар да яхшы», – дигән хәбәре канатлар куя. Көннәрем яктырып китә, ризыклар тәмләнә, яшисе килә башлый, – ди Луиза Фидәлис кызы. – Күпме әниләрнең балалары бүген ил сагында. Мондагылар тыныч тормышта яшәсен, сабыйлар бәхетле булсын, ди алар.

Ирек күрсәткән батырлыклары өчен Жуков һәм II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Луиза апаның кызы Ләйсән дә әнисе өчен зур горурлык. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Чайковский музыка училищесында белем ала. Аннан соң Санкт-Петербург театр академиясен тәмамлый. Уфада яшь тамашачы театрында хезмәт куя. Район мәдәният сарае коллективында да ул үз кеше булды. Гаилә корып, Свердловск өлкәсенә барып урнашкан иҗади талантлы кыз.

– Улыгыз белән горурланасызмы? – димен Луиза ханымга.

– Ничек инде горурланмыйм ди?! Ана өчен баласының илне саклавы – зур горурлык! Алар көн саен кыенлыклар белән очраша. Мин һәрвакыт улым өчен борчылам һәм дога кылудан туктамыйм. Аның илебез өчен ничек кыю көрәшүе һәм иптәшләрен яклавы турында уйлыйм. Бу хәлләр тизрәк тәмамланып, илебез иминлеге хакына батырлык өлгеләре күрсәтүче егетләребез тизрәк туган якларына әйләнеп кайтсын иде, Ходаем! – ди ул.

Илләр тизрәк тынычлансын иде, дип телибез. Җир йөзендәге һәр ананың теләгедер бу. Әтиләрен өзелеп көтүче сабыйлар, ирләрен көтүче хатыннарга – барсына да очрашулар насыйп булса иде.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: