«Изге эш шулай башлангыч алды»
Бу изге гамәлләр кемнең идеясе булган, аны ничек башлап җибәргәннәр, дигән сораулар белән Боргынбаш авылына юлландык. Зур мәһабәт йортта безне Гөлсинә Галәветдинова каршы алды. Гаилә башлыгы Данис абыйның Себердә вахта ысулы белән эштә чагы иде. Уңган хуҗабикәнең табыныннан да, йортыннан да муллык, җылылык, ямь бөркелеп тора. Аларның уллары Аяз мобилизациянең беренче көннәреннән үк махсус хәрби операциядә.
Гөлсинә Галәветдинова, Ира Галәветдинова, Лира Сәлимова, Рәмилә Фәйрүзова, Флүзә Әскарова, Гөлзирә Шәртинова авылдашлары белән хәрбиләргә һәрдаим гуманитар ярдәм җибәреп торалар. Шулай ук башка төрле ярдәм итү юллары турында да уйланалар. Алар әзерләгән коры ашлар (сублимированный) яу кырындагы газиз улларына, якташларга иң кирәкле ризыкларның берсе булачагына бар күңеле белән ышаналар.
– Кызлар белән бер җыелышканда авылдашыбыз Рәмилә Фәйрүзова шундый тәкъдим әйтте. Аның Куедада яшәүче килене, волонтер Юлия Фәйрүзова үзләре яшәгән поселокта, сублимацияләнгән ашлар һәм корытылган үләннәрдән чәйләр ясап СВОдагы егетләргә җибәрәбез, дигән. Без дә кызлар белән киңәшләштек тә, тәвәккәлләргә булдык. Юлия безгә коры аш әзерләүнең бар технологиясен, нечкәлекләрен аңлатканнан соң, икенче көнне үк бу эшкә тотындык, – дип сөйләп үтте Гөлсинә апа.
«Аш ясауның үз тәртибе бар»
– Сублимацияләнгән аш әзерләү җиңел эш түгел, күп көч һәм вакыт сорый. Иң башта һәрберебез үз йортыбызда бар кирәкле яшелчәләрне (кәбестә, чөгендер, суган, кишер, бәрәңгене) пешереп, угычтан кырып әзерләдек. Аларны Флүзә Әскарова киптерү җайланмасында (сушилкада) киптереп җыйды. (Хәзер исә барыбыз да бу җайланманы сатып алдык). Һәр яшелчәләрне киптерергә 12 сәгатьтән артык вакыт кирәк. Кәбестә исә тагын да күбрәк вакыт таләп итә. Шул вакыт эчендә аларны ничә тапкыр әйләндерү мөһим.
Аннары, җыелышып, бер кичтә токмач кистек. Акча җыеп, бар кирәк әйберләрне сатып алдык. Ризыкларыбыз әзер булганнан соң, махсус пакетларга дөрес итеп тутырыр өчене Юлияне чакырдык. Ул үзенең вакууматорын алып килеп, һәр яшелчә ничә грамм салынырга тиешлеген, нинди тәмләткечләр кирәклеген өйрәтте. Бер пакетка биш порциялек аш тутырдык. Ашларны ике төрле эшләдек: борщ һәм токмачлы. Һәр пакетка аерым этикетка ябыштырдык. Аларда пакетта нинди аш булуы, аның составы, ничек пешерергә кирәклеге языла. Солдатларыбыз нинди ризык ашаганын белеп торсын өчен эшләнә бу. Аннары барысын да тартмаларга тутырдык. Туган яктан килгән ризыклар янына җылы сүзләр язылган хатлар да салдык. Солдатларның сугышчан рухын ныгытуда бу бик мөһим дип саныйбыз: ерак җирләрдә якыннарың, авылдашларыңның ярдәмен, җылысын тою бик кирәк, – дип тәэссоратлары белән бүлеште апалар.
«Солдатларга тәмлекәчләр дә кирәк»
Бу изге күңелле апалар шифалы чәйләр дә әзерләгән. Моның өчен фильтр-пакетлар сатып алалар. Шул пакетларга мәтрүшкә, карагат яфрагы, юкә чәчәге, бөтнек, кипкән кура җиләге, кара миләш, чия кушып, махсус пакетларга салып җыйганнар. Алгы сызыкта өзелеп ашыйсы килгәндә кышка эшләнмәләр дә: туган кырларыннан җыелып, маринадланган гөмбә, бакчада үскән яшелчә-җимешләрдән ясаган лечо һәм солянка, тушенкалар да җибәрә алар.
– Кызлар белән чәк-чәк тә пешереп алдык. Юлия дә егетләргә күчтәнәчкә бавырсак алып килгән. Шулай ук гигиена кирәк-яраклары да салып, гуманитар ярдәмебезне тартмаларга тутырдык. Боларга өстәп, Илдус Сәлимов һәм Рамил Хәйруллин каен миллекләре дә җибәрделәр, – ди Ира апа.
Әйткәндәй, Ира һәм Радик Галәветдиновларның уллары Рамир һәм кияүләре Руслан да махсус хәрби операциядә.
«Тәҗрибә уртаклашу – изге гамәл»
– Үткән ел авылыбыз белән «Аек авыл» республика конкурсының муниципаль этабында 3нче урын яуладык. Быел да бу конкурста катнашу сәбәпле, фотоларны ВКонтакте социаль челтәренә куйдык. Шушы эшләгән эшләребезне күреп, район үзәгеннән «Хатын-кызлар гвардиясе» кызлары килде. Аларга эш тәртибен күрсәттек. Соңыннан бергәләшеп пешереп ашап та карадык. Бик тиз пешә, тәмле дә, туклыклы да. Бу ризыкның ничек тә йорт ашы кебек булуы өчен тырыштык. Солдатларның күңеленә хуш килер дип ышанабыз, – дип бәян итте Рәмилә апа.
Әлеге изге күңелле, олы йөрәкле, ватанпарвәрлек белән сугарылган апалар, Күрдем авылына барып, маскировка челтәрләре үрергә дә вакыт таба.
Әйе, бу догалы ризыклар илебез тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребезгә барып җитеп, ризыкларына язсын. Аларның беләкләренә көч, тәннәренә сихәт, йөрәкләренә дәрт, җиңүгә ышаныч өстәсен иде!
Зинира Фәхриуллина