Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 декабрь , 15:54

Яңакайпанлылардан – беренче мунча!

Районыбызның һәр авыл Советы биләмәсе «Үзебезнекләрне ташламыйбыз!» акциясенә бердәм кушылды. «Хәрби хезмәткәрләребезне кайгырту – илебезнең киләчәген кайгырту» дигән хакыйкать һәркемнең күңел түрендә яши.

Яңакайпанлылардан – беренче мунча!
Яңакайпанлылардан – беренче мунча!

Яңа Кайпан авылында уңган, бердәм халык яши. Алар районда беренчеләрдән булып махсус хәрби операциядәге якташларыбызга тагылмалы мунча ясады. Авылдашлар бер максатка – хәрби хезмәткәрләр өчен уңайлы һәм җылы урын булдырырга берләште.

– Мунча – ул гади генә юыну урыны түгел, ә ял итү, көч җыю өчен уникаль мөмкинлек. Ул гигиена процедуралары өчен генә түгел, ә рухи тигезлекне торгызу өчен дә зур мөмкинлек. Хәрби хезмәт шартларында стресс һәм киеренкелек даими юлдаш булганда, мондый ял урыны булдыру бик мөһим. Мунча – солдатлар өчен зур бүләк, чөнки алар күнегүләрдән, авыр хезмәттән соң, көчләрен яңартырга нәкъ мунчада мөмкинлек таба. Шулай ук монда алар керләрен юа, киемнәрен дә корыта ала, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты авыл старостасы Айдар Камилҗанов.

– Егетләребезгә мунча ясап җибәрү идеясе күптәннән барлыкка килгән иде. Бу хакта мобилизациянең беренче көннәреннән үк илебез тынычлыгы сагында торган Айгиз улыма әйткәч, ул бик сөенде. Староста Айдар Камилҗанов белән киңәшләшеп, «Авылдашлар» төркемендә тәкъдимебезне игълан иттек. Авылдашлар берсүзсез ризалашты, тиз арада кирәкле сумманы җыеп та алдык. Үземнең гараж исә – мунча ясау өчен менә дигән мәйданчык булды. Шулай итеп, Айдар белән эшебезне башлап та җибәрдек. Сварка эшләрен Артур Мусин белән башкардык. Марат Газизов төзелеш буенча зур ярдәм күрсәтте. Ниһаять, бер атна эчендә 2х3 метр зурлыктагы мунчабыз әзер дә булды. Үз кулларыбыз белән ясаган мичебез дә шулкадәр килеште. Хәтта шигырь юллары да туды әле:

Мунча миче дөрләп яна,

Эссесе өтеп ала.

Су салуга чыжлап тора,

Ташлары җырлап тора !

Калган акчага мунча өчен кирәкле инвентарь, гигиена кирәк-яраклары сатып алдык. Улымның Нефтекамадагы дус егете бу хакта ишетеп, 20 йокы капчыгы бүләк итте. Бу атнада мунчабыз гумконвой белән СВО зонасына юллана. Бүгенге көндә Яңа Кайпаннан өч ир-егет махсус хәрби операция зонасында илебез тынычлыгын саклый. Егетләребезгә ничек тә ярдәм итәргә тырышыйк! – дип бәян итте бу изге эшнең башында торучы Илдар Гаянов.

Әйе, без, тылдагылар, кем ничек булдыра ала шулай ярдәм итәргә тиеш. Яугирләрнең физик һәм психик сәламәтлеген кайгырту исә – безнең уртак бурычыбыз. Тыл ныклы, ышанычлы булганда, туган туфрактан шундый ярдәм, көч биреп торучылар, теләктәшлек белдерүчеләр барда якташларыбызның исән-имин хезмәт итүләренә ышаныч зур.

Зинира Фәхриуллина

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: