Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 апрель , 14:12

Лачындай яугир анасы

2022нче елның февраль ае күп кешенең тормышын үзгәртте: бу вакытта махсус хәрби операция игълан ителде. Ә инде шул ук елның сентябрендә булган мобилизация бар халыкның тынычлыгын җуйды. Мобилизация кысаларында ил мәнфәгатьләрен якларга беренчеләрдән булып Бүлкайпан авылыннан да егетләр китте. Бүгенге көндә авылның батыр йөрәкле, курку белмәс егетләре, Ватан алдында биргән антына тугрылык саклап, хәрби бурычларын җиренә җиткереп үти. Марина һәм Рөстәм Әсләмовларның улы Айдар да алар арасында.

Лачындай яугир анасы
Лачындай яугир анасы

Әсләмовлар йортының ишеген ачып керүгә ишек төбендә кечкенә буйлы матур әби каршы алды. Рөстәмнең 94 яшьлек әнисе Флүрә Фәрхулла кызы шушы өйнең төп хуҗабикәсе, дисәм тә ялгышмам. Марина Рәвил кызы белән әңгәмәләшкәндә дә ул өлкәннәргә хас сабырлык белән тыңлап утырды.

Анастасия Михайловна һәм Рәвил Мәхмүт улы Вәлинуровлар гаиләсендә туган Марина туган авылы мәктәбен тәмамлагач, Нефтекама шәһәренең 59нчы һөнәрчелек училищесында белем ала. Хезмәт юлын Ленин исемендәге колхозда башлый. 1993 елда Әсләмовлар гаиләсенә килен булып төшә ул. Флүрә Фәрхулла кызы һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, Октябрь революциясе ордены кавалеры Нәсимҗан Әсләм улы Әсләмовларның күп балалы гаиләсенең төпчек уллары Рөстәм белән гаилә корып, төп йортта матур итеп яшәп китәләр. 1995 елдан хаклы ялга чыкканчы Бүлкайпан авыл Советы хакимиятендә техник хезмәткәр булып хезмәт сала. Рөстәм исә бар гомерен туган колхозына хезмәт итүгә багышлый. 33 ел буе шофер булып ничә чакрымнар юл үткәндер дә, ничә тонна сөт ташыгандыр. Гаиләгә сөенеч өстәп бер-бер артлы уллары Илнар һәм Айдар туа.

Иске Кайпан урта мәктәбен тәмамлагач, Айдар Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында белем алып, автомеханик һөнәренә ия була. Ерак Себер тарафларында хезмәт сала. Ватан алдындагы изге бурычын егет Саратовта механик-водитель булып үти.

– Айдар кечкенәдән шук, тиктормас булып үсте. Иптәшләре арасында оештыру сәләте булуы белән аерылып торды. Дусларын тиз генә җыеп ала да җәй көне велосипедта, кышын чаңгы белән басуга я урманга алып китә иде. Чаңгыда йөрергә яратты. Кушкан эшне һәрвакыт җиренә җиткереп, тиз арада эшләп куя. Хатын-кыз эше дип тормый, идәнен дә, савыт-сабаны да ялт иттереп юа, өйне дә пөхтә итеп җыештырып куя. Зүрнәй белән үскәч, олыларны ихтирам итә. Һәрвакыт кайнәмә ияреп йөри иде. Кайчакта зүрнәсе Айдардан качып та чыгып китә иде. Бәләкәйрәк чагында велосипед, үсә төшкәч мотоцикл белән зүрнәсен басу-кырларга йөртергә бик яратты, – дип искә алды улының балачагын Марина Рәвил кызы. Үзе турында ишеткәч, Флүрә әби дә сүзгә кушылды:

– Мотоциклга утырта да: «Зүрнәй, нык тотынып утыр, бәләкәй генәсең, очып төшеп калма», – дип шаярта. Шаярырга бик ярата оныгым. Әле кыска вакытлы ялга кайтканда да я яулыгымнан тартып, я кабыргама сак кына төртеп киткән була бәбекәем. Шалтыратканда хәлемне сорашмыйча калмый. Мин җиңү белән кайткач, икәү Екатеринбургка барабыз әле, бирешмә, нык бул, зүрнәкәем, ди. Анда кызларым-кияүләрем, онык-оныкчыкларым яши минем. Ил сагына киткәнче әйткән сүзен онытмый балакаем. Зүрәтисе кебек илебез иминлеге сагында торган газизебез берүк исән булсын, тизрәк сугышлар бетеп, барлык ир-егетләр дә туган якларга исән-сау кайтсыннар иде, – ди әбекәй. – Киленемнән бик уңдым. 31 елдан артык бергә дус-тату яшибез. Бер-беребезгә авыр сүз әйткәнебез булмады. Маринам бик сабыр, тыныч. Җиде кызым гаиләләре белән кайтып керәләр, ник бер караңгы чыраен күрсәтсен. Якты йөзе, тәмле сүзе белән каршы ала, тәмле-тәмле ашлары белән сыйлап озата. Мине дә матур итеп тәрбияли. Өебез җылы, тамагым тук, без өлкәннәргә ни кирәк тагын. Улым белән тиң-тигез яшәсеннәр, картлык көннәрендә киленем дә шулай балаларының кадер-хөрмәтендә генә яшәсен. Кич ятсам да, иртән торсам да Айдарымның, барлык яугирләрнең исәнлегенә белгән догаларымны укыйм.

Без сөйләшкән арада Маринаның телефоны шалтырады. Йөзендә елмаю балкыды, күзләрендә яшь тамчылары чагылды аның. «Улым шалтырата», – диде ул. Буш вакыты булган арада гына шалтыраткан егет озын-озак сөйләшеп торалмады.

– Менә шулай тиз генә хәбәрләшеп алабыз. Монсына да ризамын, берүк исән булсыннар, – ди ана.– Махсус хәрби операция башлангач, онытылып барган бер-береңә терәк булуның, ярдәмләшүнең ни икәнен искә төшердек. Бүгенге сынаулар кемнең кем икәнен яхшырак аңларга ярдәм итә. Үзем дә көчле булырга тырышам. Рөстәмем, кайнәм, Нефтекамада яшәүче Илнар улым белән Луиза киленем – ныклы терәгем.

«Маман» позывнойлы яугир күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен «За освобождение Донбасса», «За воинскую доблесть»,428 мотоукчылар полкы медальләре белән бүләкләнгән.

– Миңа – балаларым, аларга мин кирәк. Шуны искә төшерәм дә тынычланырга тырышам. Тормыш дәвам итә бит! Моңа кадәр теләкләрем кабул була иде. Инде улым да исән-имин кайтыр дип көтәм. Бар әниләргә дә газизләре белән очрашулар насыйп булсын иде! – ди Марина Әсләмова.

…Тугыз ай буе карынында йөрткән, кадерләп үстергән, салкыннарда өшетмәгән, эсседән саклаган сабыйлар инде илне сакларлык ир-егетләр булып өлгерсә дә, алар әниләре өчен иң элек бала булып калалар. Елыйсы килгәндә дә елмаерга өйрәнгән әниләр сер бирми. Мондый афәтләр күрмәгән буынның газиз балаларын сагынудан чәчләре агарса да, куенына алып бер кочарга, назларга тилмерсә дә, улларының илен, ватанын саклаулары белән горурлана бу изге затлар. Лачындай егетләр үстергән әниләр шундый була инде!

 

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: