Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 август , 11:38

Баш иябез сезнең алда, аналар!

Әни – баласы  өчен иң якын кеше. Ул аңа көч һәм ышаныч бирә, һәрвакыт баласыннан хәбәрләр көтә, аның белән барысы да яхшы булыр дигән якты өметләр белән яши. Бүген исә махсус хәрби операция яугирләренең аналары газизләренең исән-сау кайтуларын теләп, догалар кыла. Алар арасында ике улын яу яланына озаткан Тәһлимә апа Гаделъярова да бар.

Баш иябез сезнең алда, аналар!
Баш иябез сезнең алда, аналар!

Ялгызнаратта туып-үскән кыз, туган авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Благовещен шәһәрендә бухгалтер һөнәрен үзләштерә. Шәһәрнең биек йортлары да, шау-шулы тормышы да кызыктырмый аны. Фәния һәм Галиәскар Сәлимгәрәевларның күпбалалы гаиләсендә үскән кызга авыл тормышы якынрак була. Укуын тәмамлау белән, туган Тельман исемендәге колхозга кайтып, һөнәре буенча хезмәт сала башлый. Ә 1988 елдан хаклы ялга чыкканчы Тәһлимә Галиәскар кызы Ялгызнарат фельдшер-акушерлык пунктында санитарка булып эщли.

Тормыш иптәше Таһир Мөхәмәтгани улы да Ялгызнарат егете. Алар ун ел бер сыйныфта белем ала. Яшьләр 1976 елда гаилә корып, матур гомер кичерә башлый.  Тормышларына ямь өстәп, бер-бер артлы биш бала дөньяга аваз сала: Айдар, Мөнир, Венер, Рөстәм һәм көтеп алган кызлары Наилә. Һәрберсенә лаеклы тәрбия биреп, укытып, олы тормыш юлына бастыра Гаделъяровлар. 47 ел тату гомер кичерә Тәһлимә апа һәм Таһир ага. Кызганычка каршы, 2023 елда Таһир Мөхәмәтгани улы бакыйлыкка күчә.

– Аллаһка шөкер, балаларым инсафлы, тырыш булып үстеләр. Һәр кайсысы тормышта үз урынын табып, гаиләләре белән тату гомер кичерәләр, – ди күпбалалы ана.

Айдар тормыш иптәше Гөлназ белән Югары Тәтешледә төпләнгән. Алар өч малай тәрбияли. Уллары Айназ, Айнур, Айгиз – гаиләнең төп юанычы һәм ышанычы да. Венер исә Екатеринбург шәһәрен үз иткән. Хәләле Әнфисә белән Данил исемле ул үстерәләр. Рөстәм Пышмада яши. Сөйгән яры Розалия белән кавышып, Самат, Булат исемле малайларга гомер биргәннәр. Дүрт абыйсының ныклы, ышанычлы яклау-саклавында үскән Наилә исә Нефтекамада гомер кичерә.  Тормыш иптәше Рөстәм белән Данияр һәм Камиләгә матур тәрбия бирәләр.

Кызганычка каршы, бала кайгысы да кичерергә туры килә Тәһлимә апага. Уллары Мөнир 2021 елда юл фаҗигасендә һәлак була.

– Бала кайгысыннан да авыррагы юк. Үзеңнең күзләрең йомылганчы синең белән бергә, бер генә мизгелгә дә онытылмый. Киленем Гөлназ, оныкларым Тимур, Сәйдә ташламыйлар. Телефоннан һәрчак хәбәрләшеп торабыз, ел саен кайтып, хәлемне беләләр, кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп китәләр, – дип яшьле күзләрен сөртеп ала әңгәмәдәшем.

Лачындай дүрт үстергән ананың ике улы – Венер һәм Рөстәм махсус хәрби операция яугирләре.

– Мобилизация игълан ителгәч, бер-бер артлы китте балакайларым. Екатеринбургка озатырга бардык. Газизләрен яуга озатканнар хәлемне аңлыйдыр. Венерым сәламәтлеге буенча әле Екатеринбургта хезмәт итә. Ә Рөстәмем – алгы сызыкта. Вакыты, җае чыккан саен хәбәрләшеп торабыз. Кыска вакытлы ялга да кайтып китте, – дип сүзен дәвам итте Тәһлимә апа. – Армия хезмәтен Чечен Республикасында үтте Рөстәм. Хәрби әзерлеге нык, рухи яктан да көчле улларым. Бертуган энем Әдип Сәлимгәрәев тә илебез иминлеген саклаучылар сафына басты. Кызганычка каршы, гомеркәйләре яу яланында өзелде. Улларымның нык булуы мине көчле итә. Авылдашлар, улларымның дуслары, туганнар, район халкы яугирләребезгә зур ярдәм күрсәтә. Аларның һәрберсенә зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

Әйе, туган яклардан җибәрелгән җылы оекбаш-бияләйләр, кием-салымнардан тән җылылыгы гына алмый, ә Җиңү белән кайтуларын көткән якташларыбызның күңел җылысын да тоя илебез сагында торучы якташларыбыз.

«Шайба» позывнойлы яугирнең күкрәген «Сугышчан казанышлары өчен», «Сугышчан батырлыклары өчен», «Махсус хәрби операция яугире» медальләре бизи. Каһарманлыгы өчен Венер Гаделъяров та «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Тәһлимә апа Гаделъярова кош-корт, сарыклар асрарга да иренми, куяннары да бар аның. Бакчасында җиләк-җимеше, яшелчәсе мул уңышы белән сөендерсә, ихатасындагы чәчәкләрнең чагу төсләреннән күзләр камаша. Ул – Ялгызнарат авыл клубы каршында оештырылган «Ак калфак» төркеменең актив әгъзасы . «Авыл җирендә кош-корт, мал асрамыйча яшәүне күз алдына да китермим. Эре терлек алырга да теләгем бар, ләкин балалар сәламәтлегемне кайгыртып,  тынычлыкта яшәвемне телиләр. Тик утырсаң тән оеша бит ул. Озаграк утырган саен ялкаулык тизрәк биләп ала. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип. юкка әйтми инде халык мәкале. Төркемдәшләр белән бертуганнар кебекбез. Җәйге чорда эш күп булу сәбәпле, очрашулар сирәгәйде. Ләкин телефоннан бер-беребезнең хәлләрне белешеп торабыз. Кышкы озын кичләрдә исә кулыма яраткан шөгылем – алмаз мозаикасын алам. Төрле картиналар эшләү күңел тынычлыгы, җанга рәхәтлек бирә. Шулай ук бәйләм бәйләргә, йон эрләргә дә вакыт табам», – ди хуҗабикә.

Шушы көннәрдә Тәһлимә апа 70 яшьлек юбилеен билгели. Без аңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалар-оныклар кадер-хөрмәтендә тагын да озын-озак еллар яшәвен телибез.

Бүген махсус хәрби операциядә каһарманлык күрсәтеп, ил азатлыгын саклау өчен кулына корал алган якташ ир-егетләребез белән горурланабыз. Ә кыю уллар үстергән аналар алдында баш иябез!

Автор: Сирена Рахимьянова
Читайте нас