Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 ноябрь , 15:58

Ныклы терәк, ышанычлы тыл булып яши

Әңгәмәдәшем Алсу Сәлимова өлешенә иң катлаулы сынауларның берсе туры килгән – яу яланыннан кадерле кешеңне көтү. Аның тормыш иптәше Алик – махсус хәрби операция яугире. Ул махсус хәрби операция зонасына киткәч, Алсу өчен икенче тормыш башлана. Яңгыравыклы сүзләрсез генә, сабыр һәм тыныч булырга тырышып икенче яртысын көтә ул.

Ныклы терәк, ышанычлы тыл булып яши
Ныклы терәк, ышанычлы тыл булып яши

Алсу Нәбил кызы Кушнаренко районы Яңа Тукмаклы авылында туып-үсә. Мәрзия Сәбгыяр кызы һәм Нәбил Тимергазе улы Рамазановларның күпбалалы гаиләсендә кечкенәсе була ул. Урта мәктәпне күрше Иске Тукмаклы авылында тәмамлый. Арытаба укын М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының башкорт филологиясе факультетында дәвам итә. Яшь белгеч туган районына кайта һәм хезмәт юлын Кушнаренко гимназиясендә башкорт теле укытучысы булып башлый. Ә моңачы ул институтка укырга кергәч булачак тормыш иптәше Алик Сәлимовны очрата. Егет тә шул ук факультетта, тик бер курска югаррак укый. Яшьләр дуслашып китә, уртага салып сөйләшер сүзләре күп була аларның. Алик укуын тәмамлагач, армия сафларына китә. Алар ул чакларда да аралашып торалар. Яшь егет хәрби хезмәтен тәмамлагач, Алсу белән очраша башлый. Шулай итеп, дуслык чын мәхәббәткә әйләнә. Һәм 2014 елда Алсу Нәбил кызы Кодашка Сәлимовлар гаиләсенә килен булып төшә. Яшьләр Югары Тәтешледә төпләнергә карар итә.

Яшь килен Әрибаш мәктәбендә башкорт теле укытучысы булып хезмәт юлын дәвам итә. Гаиләгә ямь өстәп 2016 елда кызлары Әминә, 2017 елда уллары Ансар туа. Декрет ялыннан соң, Алсу район үзәгенең «Ромашка» балалар бакчасында, реабилитация үзәгендә тәрбияче булып эшли. Әлеге көндә ул район үзәк китапханәсенең балалар бүлегендә хезмәт сала. Махсус хәрби операциягә кадәр гаилә башлыгы Алик Минислам улы исә вахта ысулы белән ерак Себер тарафларында эшли.

«Сәлим» позывнойлы якташыбыз агымдагы елның февраль аенда илебез иминлеге сагына басарга карар итә.

– Тормыш иптәшегезнең махсус хәрби операциягә бару турындагы карарын ничек кабул иттегез? – дип сорыйм Алсудан.

– Бу бер көнлек кенә карар түгел. Ул анда бару турында алдан ук берничә тапкыр әйтеп килде. Мин я шаяртуга борып, я булмаса кире кагып килдем. Кайчан да булса, шушы көннең килерен күңелем белән сизеп тордым, үз-үземне мораль яктан әзерләп килдем дип тә әйтергә була.

Балалар әтиләрен бигрәк сагына. Аның яу яланында икәнен тулысынча аңлап кабул итәләр. Кайчагында икәүләп сагынуларыннан елап та алалар. Ә мин күз яшьләренә ирек бирсәм, тизрәк мине юатырга тырышалар.Элемтәгә чыкканда да сабыр булырга тырыша балакайларым, – ди Алсу Нәбил кызы.

Кайда гына хезмәт салса да Алсу Нәбил кызы вазыйфасын бар күңелен салып, җиренә җиткереп башкара. Балаларны яратып, алар күңеленә ачкыч таба белүче белгечнең намуслы хезмәте күпсанлы Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән.

Алсу Сәлимованы үзләре яшәгән күпфатирлы йорт советы рәисе итеп сайлап куйганнар. Монда да ул үзен сынатмый. Йортлары төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулавы, Югары Тәтешле авыл Советы биләмәсенең Почет грамоталарына лаек булуы рәиснең тынгысыз хезмәте турында сөйли. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контролен үстерү эшчәнлегендә актив катнашуы, күпфатирлы йорт Советында намуслы хезмәте өчен Алсу БРның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә региональ иҗтимагый контроль үзәгенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Махсус хәрби операция яугирләренең тормыш иптәшләре – гаҗәеп көчле һәм ныклы рухлы хатын-кызлар. Аларның мәхәббәте һәм ышанычы иң авыр моментларда сугышчыларга ярдәм итүче таяныч булып тора. Һәр көн – алар өчен сынау, әмма алар түзә, өметләнә һәм газизләренең җиңү белән әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтә. Алсу Нәбил кызы да үзендә сөйгәне өчен ныклы терәк, ышанычлы тыл булырга көч табып, алга табан атлый.

Автор: Сирена Рахимьянова
Читайте нас