Лариса Фәнәвис кызы гүзәл табигать кочагында урнашкан Артавылда туып-үсә. Фәүзия Малик кызы һәм Фәнәвис Хаҗи улы Адыевларның күп балалы гаиләсендә иң өлкәне була ул. Сеңелесе һәм өч энесе өчен ул зур апа, әти-әнисенә ярдәмче булып, кечкенәдән эшсөяр, таләпчән һәм җаваплы булып үсә. Әтисе туган колхозында гына түгел, районда да алдынгы, билгеле шофер булса, әнисе Әмиров хуҗалыгының терлекчелек тармагында тырыш хезмәт сала. Аксәет урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Лариса Уфа шәһәренең 78 санлы училищесында секретарь-машинистка һөнәрен үзләштерә. Ике ел «Башэлектромонтаж» трестында һөнәре буенча эшләгәннән соң, ул Уфа китапханәләр техникумына укырга керә. Укуын тәмамлаган дипломлы белгечне башкалабызда калырга үгетләсәләр дә, туган ягы ныграк тарта аны. Туган Тәтешлесенә кайтырга карар итә ул. Кодаш авыл китапханәсе мөдире итеп тәгаенлиләр. Монда ул гаилә кора, уллары туа. Ләкин бәхетле гаилә тормышы төрле сәбәпләр белән таркала. Лариса Адыева Аксәет, Мәмәтәй авыл китапхәнәләрен җитәкли, алты ел туган авылы клубында мөдир булып хезмәт сала.
– Кайда гына эшләсәм дә, хезмәтемне бар күңелемне салып башкардым. Төрле мәдәни чараларны һәркемнең күңеленә һуш килерлек итеп үткәрергә тырыштым. Аллаһка шөкер, китап укучылар да, тамашачылар да һәрвакыт рәхмәт сүзләре әйтеп тарала иде, – дип искә ала ул елларны әңгәмәдәшем.
2006 елда язмыш Лариса Фәнәвис кызын Аук-Бүләктә яшәүче Мансур Мәзгать улы белән очраштыра. Аның тормыш иптәше вафат булып, кызы Эльзаны ялгызы гына тәрбияләгән була. Шулай итеп, ике ялгыз бергә кушылып, матур гаилә учагы кабызып җибәрә. Лариса хезмәт юлын Бәдрәш мәктәбендә башта пионервожатый, 2011 елдан мәктәп китапханәсендә дәвам итә. Гаиләгә ямь өстәп, уллары Илсур туа.
Мәкалә героемның өлкән улы Бәдрәш мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, Чернушка политехник колледжында эретеп ябыштыручы һөнәрен ала. Һәр егет кебек армия сафларында хезмәт итәргә хыялланган егет, Ватан алдындагы изге бурычын Пермь краенда намус белән үти. Бик күп Почет грамоталары, Рәхмәт хатларына лаек була ул. Армиядән соң, «Краснохолмскнефть» җәмгыятенең 6нчы нефть һәм газ чыгару цехында һөнәре буенча хезмәт юлын башлый. Әмма егет хәрби хезмәтне өстенрәк күрә һәм 2013 елда контракт төзеп, яңадан армия сафларына баса. Бүгенге көндә ул махсус хәрби операция яугире.
– Улыгызның бу адымын ничек кабул иттегез? – дип сорыйм Лариса ханымнан.
– Мин беркайчанда балаларымның карарларына каршы килмәдем. Бары тик аларга киңәшләремне, хәер-фатыйхамны гына бирәм. Бу юлы да шулай булды. Нинди генә булмасын, бу аның карары иде. Ул вакытта илебезгә мондый ук хәвеф янамый иде бит, мөгаен, шуңа да тыныч булганмындыр, –ди ул. – Бу карар юктан гына кабул ителмәгәндер дип уйлыйм. Чөнки гаиләбездә Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшүчеләр юк түгел. Улымның дәү әтисе Малик Маликов Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала, ә Әхмәтхаҗи Адыев дәү әтисе хезмәт фронтында фидакарьлек күрсәтә. Бертуган энем Арсен Чечен кампаниясендә катнашты. Тормыш иптәшем Мансур Габбасов исә Әфган сугышын үткән яугир. Кечкендән салынган патриотик тәрбия эзсез үтмәгән, димәк. Мин моның белән чиксез горурланам.
Аксәет сылуы Айгөл Рамил кызы белән матур гаилә корды улым. Оныгыбыз Артурны сөю бәхетенә дә ирештек, Аллаһка шөкер. Кодабыз Рамил дә илебез иминлеге өчен көрәшә. Барчабыз да ир-егетләребез дә исән-имин җиңү белән әйләнеп кайтса иде дигән теләктә бүген. Ни генә булса да аналар улларын көтүдән туктамый.
Кызлары Эльза да үзаллы тормыш көтә. Югары Тәтешледә төпләнеп, тормыш иптәше Данир Хәйруллин белән Алина исемле кыз үстерәләр. Лариса ханымның төпчек улы Илсур исә Уфа авиация техникумының 3 курс студенты.
40 елга якын хезмәт стажы булган Лариса Адыева бүген дә балаларга китап укуга сөю уятуын дәвам итә. Ун елга якын мәктәп яны бакчасын да җитәкли. Аның тырыш хезмәте район хакимиятенең Почет грамотасы, Рус дөньясы мәктәп китапханәчеләре Ассосиациясенең Рәхмәт хаты белән билгеләнгән.
Ул уңган хуҗабикә дә. Тормыш иптәше белән бергә ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрый алар. Ишегалларын, тәрәзә төпләрен матур-матур гөл-чәчәкләр бизи. Кул эше белән шөгыльләнергә дә вакыт таба Лариса Фәнәвис кызы. Бәйләнергә, төрле чәчәк, яфраклардан паннолар эшләргә, сүрәт төшерергә ярата.
Көндәлек мәшәкатьләр һәм хезмәт белән вакыт үткәне сизелми дә. Илебездә тизрәк тынычлык урнашып, газиз улларыбыз исән-сау кайтсын дип тели яугир аналары. Һәр ата-ананың теләге кабул булса иде.