Югары Тәтешледә яшәүче кадерлеләребез – әниебез, дәү әниебез Роза ҖАМАЛТДИНОВАНЫ – 70,
әтиебез, дәү әтиебез Дамир ҖАМАЛТДИНОВНЫ 80 яшьлек юбилейлары белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз.
Олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп яшәүче, балалар, дип торучы кадерлеләребезгә бәхетле көннәр, күңел тынычлыгы, авыруларга бирешми яшәүләрен телибез. Өебез һәрвакыт якты, ризыклы булсын, балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, тигезлектә хәерле, тыныч тормышта озын гомер кичерүегезне телибез. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез. Без сезне хөрмәт итәбез һәм яратабыз!
Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,
Сезнең белән туган йорт ямьле.
Без телибез сезгә озын гомер,
Шатлыкларның иң-иң олысын.
Көннәрнең дә бәхетлесен генә,
Ә гомернең якты, нурлысын.
Балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.