Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
8 апрель 2022, 10:31

Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче ГАРИПОВА Фәридә Нисап кызы 75 яшен билгели!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче яраткан әниебез, нәнәебез
ГАРИПОВА
Фәридә Нисап кызын 75 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз!
Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел – алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле кешеләр бик сирәктер. Син безнең таянычыбыз да, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең. Мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез, кадерлебез. Киләчәктә балаларың, оныкларың, туганнарыңның күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, сәламәтлектә озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Яныбызда мәңге яшә син,
Син булганга без бик бәхетле.
Яратабыз сине, хөрмәтлибез,
Син бит безгә бик тә кадерле.
Балаларың Зөлфия-Ринат, Радик-Зөлфия, Ләйсән-Азамат, оныкларың Денис, Диана, Айдар, Алина,
Аделина, Самира.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: