II-Җиремҗибашта яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, нәнәебез
ХУҖИНА
Гөлисә Нәсәт кызын күркәм юбилее – 70 яше белән кайнар котлыйбыз! Олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле, безгә һәрчак киңәшләрен биреп яшәүче кадерлебез, сиңа ак бәхетләр, күңел тынычлыгы, киләчәктә сау-сәламәт булып, балалар-оныкларыңа шатланып-сөенеп яшәвеңне телибез. Гомер буе, балаларым, дип яшәдең. Бик зур рәхмәт сиңа, әниебез.
Туган көнең – юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Тормыш иптәшең Тимергази, улың Дамир, киленең Земфира, оныкларың Илдар-Лиана, Эльвина-Леонид, Энҗе, Алмир һәм оныкчыкларың.