Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
22 апрель 2022, 11:57

Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче ИБӘТУЛЛИН Дарвин Сибәгать улы 70 яшьлек юбилеен билгели!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче кадерле кешебез
ИБӘТУЛЛИН Дарвин Сибәгать улын юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Әтиебез – безнен кадерлебез!
Җитмеш яшь ул — картлыкның уртасы,
Гомер үтте, диеп уйлама.
Әни исән, балаларың янда,
Бәхетле син, әти, дөньяда.
Синең кебек беркем яратылмый
Оныкларың Руслан, Альмира,
                            Алина, Аязны.
Синең кебек беркем бирә алмый
Иркәләүне, сөю һәм назны.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Кирәк чакта ярдәм кулы сузасын,
Шәфкатьле син һәрбер балаңа.
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри килгәләп.
Сау-сәламәт булып, 90ны да
Үткәрергә язсын бергәләп.
Амин!

Балаларың Ләйсән, Дамир,Илмира, оныкларың. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: