Тәтешле хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
29 апрель 2022, 11:59

Котлыйбыз!

Кодашта яшәүче САДРИСЛАМОВ Әдип Хисаметдин улы 80 яшьлек юбилеен һәм тормыш иптәше Хөмәйрә Шәмси кызы белән тормыш көтүләренә 55 ел тулуын билгелиләр!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Кодашта яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез
САДРИСЛАМОВ Әдип Хисаметдин улын 80 яшьлек юбилее һәм әниебез, дәү әниебез Хөмәйрә Шәмси кызы белән иңне-иңгә терәп, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп тормыш көтүләренә 55 ел тулу уңаеннан кайнар котлыйбыз! Матур бәйрәмегез белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз: тормышыбызга ямь өстәп, сау-сәламәт булып, кайгыхәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, туар таңнарыгыз тыныч булып, җан тынычлыгыбелән мул тормышта балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез! Рәхмәт, әти-әни, безне сөеп үстердегез.Тормышта күпләргә үрнәк гаилә булып, яшәр өчен көч биреп яшисез. Барлык кылган изгелек-ярдәмнәрегезгә, безнең өчен өзелеп яшәгәнегезгә тирән рәхмәтлебез. Сез үзегезнең күңел җылысын һәркемгә дә җиткерәсез, төпле киңәшләрегез белән ярдәм итәсез. Йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге, таянычы булып, озак еллар бергәбергә яшәргә язсын.
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда сез булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Рәхмәт, әти, барысы өчен рәхмәт,
Булдың безгә һәрчак зур терәк.
Синең нәсыйхәт безгә гел кирәк,
Синдәй әтиләр җирдә бик сирәк.
Ашлар тәмле әни кулы белән,
Йортлар ямьле әти тыны белән.
Йортыбызның утын сүндермичә,
Яшәгез сез кайгы күрмичә.

Балаларыгыз, оныкларыгыз,
оныкчыкларыгыз

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: