Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
29 апрель 2022, 12:21

Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә гомер итүче  Роза Малик кызы һәм Фәнил Сәмигулла улы  МИҢНЕГАЛИЕВЛАР бергә гомер итүләренә 45 ел тулуын билгелиләр.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә гомер итүче кадерле әниебез Роза Малик кызы һәм әтиебез Фәнил Сәмигулла улы  МИҢНЕГАЛИЕВЛАРНЫҢ бергә гомер итүләренә 45 ел тула. Газизләребез, Сапфир туегыз уңаеннан сезне ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Берберегезгә пар булып, тормыш юлларының үрләренә менеп барасыз. Авырлыклар килгәндә бергә җиңеп, бер шатлыкны ике итеп яши беләсез. Икегез дә сабыр, тырышсыз.Кирәк вакытта киңәшләрегезне биреп, безне ялгышлардан аралыйсыз. Безнең өчен иң кадерле, сөекле булган әти-әниебез, сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, иң мөһиме – күңел тынычлыгы, тиң-тигез гомер, корычтай сәламәтлек телибез. Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп кенә, дөнья мәшәкатләренә бирешми, гел бәхетле булып яшәгез. Киләчәктә дә балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә гомер итәргә язсын. Барсы өчен мең-мең рәхмәт сезгә.
Иртән сызылып аткан алсу таңнар
Олы бәхет алып килсеннәр.
Туар көннәрегез шатлык белән
Бер кайгысыз, имин үтсеннәр.

Балаларыгыз Руслан-Гөлчәчәк,
Рөстәм-Ирина, оныкларыгыз
Айдар-Альбина, Илдан, Адель,
Самира һәм оныкчыгыгыз Тимур.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: