Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
29 апрель 2022, 12:45

Котлыйбыз!

Чишмә авылында яшәүче ХӘЙДӘРОВ Альфрит Габделхәй улы 70 яшьлек юбилеен билгели!!!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Чишмә авылында яшәүче кадерле әтиебез, зур әтиебез ХӘЙДӘРОВ Альфрит Габделхәй улын 70 яшьлек юбилее
белән чын күңелдән котлыйбыз! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, сәламәтлектә яшәргә насыйп булсын!
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.

Тормыш иптәшең Фәридә,
улың Илгиз-Альбина, Дамир,
Илдар-Лилия, кечкенә оныгың
Ильяс, кода-кодагыйларың.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: