Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
6 Май 2022, 11:24

Котлыйбыз!

Шәрдәктә гомер итүче  ФАТЫЙХОВ Нуриян Фатыйх улы 93 яшен билгели !

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Шәрдәктә гомер итүче кадерле әтиебез, дәү әтиебез, кодабыз ФАТЫЙХОВ Нуриян Фатыйх улын ихлас күңелебездән туган көне – 93 яше белән тәбрик итәбез. Газиз кешебезнең үсмер чагы «сугыш» дигән авыр чорга туры килгән. Шуңа тормыш авырлыкларын да үз иңендә күтәреп, үз күңеле аша үткәргән ул, дәһшәтле еллардагы барысы кебек үк матур киләчәк өчен бар булмышын биргән – сыгылса да сынмаган. Әниебез Тәнгыймә Муллагали кызы белән 65 ел матур гомер итеп, дүрт балага тәрбия һәм белем биргән алар, тормышта нык басып торырлык кешеләр итеп тәрбияләгәннәр. Әниебез, кызганычка каршы, гүр иясе инде, без бүген туган йортыбызга әтиебез янына җыелабыз, аннан яшәү көче, җылылык алабыз. Газиз кешебез, гомер бәйрәмең белән тәбрик итеп, күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы, матур, нурлы көннәр, озын гомерләргә җитәрлек сәламәтлек, балаларың, оныкларың хөрмәте һәм ихтирамына күмелеп үтәр бәрәкәтле тормыш юлы телибез!
Төрле чорны күргәнсең син, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Бәхетебез, шатлыгыбыз булып,
Озак яшә безнең арада.

Балаларың, кода-кодагыйларың

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: