Тәтешле хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
3 июнь 2022, 08:58

Котлыйбыз!

Кодаш сылуы ХУҖИНА Алия Азамат кызы һәм Дүртөйле егете КУРУЧЕВ Альмир Винер улы гомерләренең иң күркәм бәйрәме – законлы никах көннәрен билгелиләр!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Кадерле балаларыбыз – Кодаш сылуы ХУҖИНА Алия Азамат кызын һәм Дүртөйле егете КУРУЧЕВ Альмир Винер улын гомерләренең иң күркәм бәйрәме – законлы никах көннәре белән котлыйбыз! Бер-берегезгә ихтирамлы, ышанычлы терәк, башкаларга үрнәк булып, әти-әниләрегез, туганнарыгызны сөендереп, бәхеттә-шатлыкта, пар аккошлардай сокланырлык тиң-тигез гомер кичерегез.

Нинди бәхет бит ул – бу дөньяда

Үз бәхетеңне табып пар итү.

Җитәкләшеп сөйгән ярың белән

Тормыш сукмакларын бер итү.

Безнең теләк – гомер сукмагында

Бер-берегезгә якын булыгыз.

Матур кызлар, батыр уллар үссен,

Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.

Әти-әниләрегез һәм туганнарыгыз.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: