Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
3 июнь 2022, 09:19

Котлыйбыз!

Юрмиязбашта яшәүче ШАКИРОВ Вәсил Лотфулла улы 85 яшьлек юбилеен һәм Динә Гариф кызы белән бергә тормыш коруларына 63 ел тулуын билгелиләр!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Юрмиязбашта яшәүче газиз кешебез – кадерле әткәебез, зүрәтиебезШАКИРОВ Вәсил Лотфулла улын 85 яшьлек олуг юбилее, әнкәебез Динә Гариф кызы белән бергә тормыш коруларына 63 ел тулу уңаеннан котлыйбыз! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларың, оныкларың, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын, җан җылысын тоеп, әнкәебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер итегез! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел – алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч, ышаныч та, яклау чыбыз, саклаучыбыз да. Үстердегез, кеше иттегез, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сезгә.

Өлешемә тигән көмешемдер,

Гомер юлларымның җылысы.

Назлап тора һәрчак күңелебезне

Әти кулларының җылысы.

Чәчләреңне, әти, чал басса да.

Күңелең көр, һаман яшь әле.

Җаның тыныч, тәнең таза булсын,

Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.

Рәхмәт, әткәй, барсы өчен дә,

Без бәхетле синең яныңда.

Син зур терәк безгә авыр чакта,

Тормыш ямьле тик син барында.

Балаларыгыз, килен-кияүләрегез,оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: