Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
10 июнь 2022, 10:01

Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә гомер итүче ШӘРӘФИЕВА Зинира Дәүләтьяр кызы күркәм юбилеен билгели!!!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Кадерле әниебез, дәү әниебез, кодагыебыз ШӘРӘФИЕВА Зинира Дәүләтьяр кызын ихлас күңелебездән күркәм юбилее белән тәбрик итәбез. Тормышыбызга ямь өстәп, сау-сәламәт булып, кайгы-хәсрәт күрми, туар таңнарының тыныч булып, күңел тынычлыгында бәрәкәтле мул озын гомер кичерүен телибез. Кадерле кешебез! Син үзеңнең җан җылыңны һәммәгезгә тигез бүләсең, күңелең киң, йөрәгең олы, йөзең көләч, киңәшләрең төпле синең. Киләчәктә дә менә шул күңел көрлегеңне, ихласлыгыңны, ягымлылыгыңны югалтмыйча, нурга тулы дөньягызның игелеген, балаларыңның шатлык-сөенечләрен, якыннарыңның кайнар сөюен тоеп, гомер сукмакларын ышанычлы һәм горур атлап үтәргә язсын.
Яныбызда мәңге-мәңге яшә,
Син булганга без бик бәхетле.
Яратабыз сине, хөрмәтлибез,
Син бит безгә бик тә кирәкле.
Кадерлебез, сиңа тиңләшерлек
Берни юк якты дөньяда.
Бәхет-шатлык, сөнечләр белән
Яшә тагын, тагын, тагын да.
Рәхмәт сиңа, кадерлебез безнең,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын,
Мәңге кал син гомер язында.

Улың Ансар, киленең Динара, оныгың Арслан, кода-кодагыең Флүзә-Фирус.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: