Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
24 июнь 2022, 12:12

Котлыйбыз!

Акбулатта гомер итүче  Әлфирә Гаян кызы һәм Рафият Фаиз улы ГӘРӘЕВЛАР алтын туйларын билгелиләр.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Акбулатта гомер итүче кадерлеләрдән кадерле әткәй-әнкәебез, газизләрдән газиз дәү әти-дәү әниебез Әлфирә Гаян кызы һәм Рафият Фаиз улы ГӘРӘЕВЛАРНЫ уртак гомерләренең 50 еллык күркәм бәйрәме – алтын туйлары белән тәбрик итәбез. Яшьлек таңында очрашып, бер-берсенә саф хисләр белән янган, кулга-кул тотынып, гаилә тарихын башлап җибәргән, мәхәббәтле дөнья тергезеп, шул нурлы йорт түрләрендә назлап кыз һәм ул үстергән, олылап кияү һәм килен, кода һәм кодагыйлар кабул иткән, шапылдатып оныклар сөеп, аларның уңышларына шатланып бәхетле гомер кичергән шушы күркәм пар бүген олы бәйрәмнәрен тантана итә. Күңелләрендә алар әле кичә генә очрашкан егет һәм кыз, ә артка
борылып карасаң, саллы гына еллар үтелгән. Заяга үтелгән, үкенерлек гомер түгел ул – якыннары сокланырлык, балалары горурланырлык гомер юлы! Алтын таулары түрендә җитәкләшеп басып торган кадерлеләребез алдында без олы ихтирам, тирән сөю белән баш иябез. Кадерле әткәй-әнкәй, күңелдәге хисләребезне нинди генә матур, ялкынлы сүзләргә төреп бирсәк тә, алар сезгә булган сөю-хөрмәтебезне тулы мәгънәсендә җиткерә алмас. Сез безнең өчен якты кояш, сулар һава, юл күрсәтер якты маяк, нурлы йолдыз, тулы бер җиһан. Атлыйсы юлларыгыз киң, җитәкләшеп барасы елларыгыз озын-озак һәм бәрәкәтле булсын. Тәннәрегезгә сихәтлек, күңелләрегезгә тынычлык, каладай нурлы йорт-җирләрегезгә иминлек насыйп итсен Ходай. Балаларыбыз, оныкларыбыз, дип типкән олы йөрәгегез, чиксез хәстәрлегегез өчен рәхмәт сезгә. Ай кебек нурланып, кояш кебек балкып, мәңге-мәңге яшәгез, кадерлеләребез!
Сезнең хисләр йолдызлардан биек,
Сезнең сөю айдан югары.
Йолдызлардай нурлы, айдай бөек
Булсын сезнең гомер юллары.
Шул юллардан җитәкләшеп кенә,
Шатлыкларда гына үтегез.
Туган йортның капкаларын ачып,
Безне шулай һәрчак көтегез.
Балаларыгыз Эльмира-Эмиль, Илнур-Миләүшә, оныкларыгыз Лилия-Азат, Элина-Зинир, Нил, Эльнара, Тимур һәм кода-кодагыйларыгыз.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: