Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
1 июль 2022, 09:59

Котлыйбыз!

II -Җиремҗибашта яшәүче  ХАНОВА Кифая Рәхимҗан кызы 100 яшьлек юбилеен билгели!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

II -Җиремҗибашта яшәүче инәебез,нәнәебез ХАНОВА Кифая Рәхимҗан кызын 100 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Кадерлебез! Сиңа матур бәйрәмеңдә йөрәк түрендәге иң ихлас теләкләрне юллыйбыз. Яшьлегең авыр сугыш елларына туры килеп, кайларда гына эшләргә туры килсәдә, авырлыклардан курыкмадың. Син безнең өчен олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез булдың. Киләчәктә дә сәламәтлегеңне, күңел күтәренкелегеңне югалтмыйча, олы йөрәкле, киң күңелле булып кал. Алдагы көннәреңдә дә безне сөендереп, озын-озак яшәвеңне телибез.
Син бит безнең олы бәхетебез,
Син бит безнең йөрәк җылыбыз.
Безгә сүнмәс яшәү дәрте биреп,
Йортыбызны ямьләп торучыбыз.

Улың Дәүләтхан, оныкларың Илмир-Айгөл, Гөлназ, оныкчыкларың Милана, Алиса.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: