

Кальтәүдә туып-үскән, хәзерге вакытта Уфада яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез ЗАКИРОВ Ринат Закир улын 75 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Сәламәтлек ташламасын сине, кәефең күтәренке, уйларың якты, ниятләрең изге булсын. Имин картлыгыңда якыннарыңа терәк булып, озын-озак яшә. Җылы сүзләрең, акыллы киңәшләрең өчен мең рәхмәт! Киләсе көннәрең тыныч булсын, бәхет шатлыклардан гына торсын.
75 яшь. Артта озын юллар,
Шатлык-сагышлары да булгандыр.
Чәчләреңә инде чал йөгергән,
Еллар чоры шулай кунгандыр.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Юбилеең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер итеп
Яшәвеңне генә телибез.
Тормыш иптәшең Зифилә, улың Винер, киленең Илмира, оныкларың Алсу, Рената.