Котлыйбыз!
8 июль 2022, 07:08

Котлыйбыз!

ГӘРӘЕВА Элина Илнур кызы һәм ШӘРИПОВ Зинир Флүс улы гомерләренең истәлекле, тантаналы мизгелләре – ЗАКОНЛЫ НИКАХЛАРЫН билгелиләр.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Кадерле балаларыбыз ГӘРӘЕВА Элина Илнур кызы һәм ШӘРИПОВ Зинир Флүс улын ихлас күңелебездән гомерләренең истәлекле, тантаналы мизгелләре – ЗАКОНЛЫ НИКАХЛАРЫ белән тәбрик итәбез! Сөеклеләребез, сез бүген иңгә-иң куеп, тормыш, дигән олы юлга чыгасыз. Саф хисләр, югары тойгылар белән үрелгән дөньягыз тыныч, мул һәм бәрәкәтле, бүген тугрылыкка биргән вәгъдәләрегез саф һәм мәңгелек булсын. Максатларыгыз ныклы, югары һәм изге сезнең, балалар. Икегез дә тормышта нык бысып торган, киләчәккә матур уй- хыяллар белән янган, ни тотса, шуны булдыра торган яшьләр сез. Киләчәк тормыш сезгә шатлыклы мизгелләрне гел мулдан әзерләсен. Ап-ак бәхетләргә генә күмелеп, югары уңышларга ирешеп үтәр матур озын гомер юлы насыйп итсен сезгә Ходай. Мәхәббәтле өй түрегез балаларның шатлыклы авазлары, кайнар йөрәк хисләре белән генә балкып торсын, сөеклеләребез.
Пар балдаклар киеп куйдыгыз,
Икәү бергә гомер итәргә.
Насыйп булсын бергә җитәкләшеп,
Гомер үрләренә җитәргә!
Яшәгез сез тоеп һәрвакытта
Бер-берегезнең җылы кочагын.
Кадерләрен җуймый саф хисләрнең,
Сүндермичә сөю учагын!
Мәхәббәтнең татлы җимешләрен:
Сөйкемле кыз, батыр улларны
Үстерегез бергә, насыйп булсын
Үткәрергә алтын туйларны.
Бүгенге көн исегездә калсын
Сөю нуры булып.
Гомер юлыгызда кабатлансын
Сөю җыры булып!

Дәү әтиегез-дәү әниләрегез, әти-әниләрегез, барлык туганнарыгыз.
Югары Тәтешле

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас