

Ялгызнаратта яшәүче әтиебез, дәү әтиебез ШӘМСИЕВ Фәнил Гамил улын күркәм юбилее белән котлыйбыз. Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шундый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Алдагы тормыш юлларын иминлектә, сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Сиңа булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Син сабыр, миһербанлы, саф күңелле әти. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз, саклаучыбыз да. Йомшак күңелле, изге уйларда булуың да балаларың, оныкларыңны туган йортыбызга гел тартып тора. Әниебез белән безне кадерләп, яратып үстердегез, кеше иттегез, сезгә мең рәхмәтләр әйтеп яшибез. Кадерле әтиебез! Балаларың, оныкларың, кардәш-туганнарың, дус-ишләреңнең шәфкатьлелеген, мөрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез Рәфинә Нурихан кызы белән хәерле, тыныч картлыкта озын гомер итүегезне телибез.
Әтиебезнең күркәм сыйфатлары
Булса әгәр һәрбер ир-атта.
Бар хатын-кыз көчле терәк тоеп,
Яшәр иде, дибез, рәхәттә.
Сабыр холык, тынгы белмәс йөрәк,
Уңган куллар – әти куллары.
Әтиебезгә Ходай гомер бирсен,
Тигез булсын тормыш юллары.
Киңәшләрең һәрчак төпле синең,
Ярдәмеңне тоеп яшибез.
Синең белән һәр көн чын йөрәктән,
Горурланабыз, әти, яшермибез.
Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрми,
Гомер көзен тыныч каршыла.
Рәхмәтебезне әйтеп, газиз кешебез,
Баш иябез синең каршыда.
Улың Вадим, кызың Элена, киленең Наилә, киявең Радмир һәм оныкларың.