Котлыйбыз!
29 июль 2022, 04:25

Котлыйбыз!

Ачы-Елгада яшәүче  ВӘЛИЕВ Филорид Вәлиулла улы – 60 яшен билгели

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Ачы-Елгада яшәүче газиз кешебез ВӘЛИЕВ Филорид Вәлиулла улын зур һәм күркәм бәйрәме – 60 яше белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел, алар иксез-  чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын. Алдагы тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларың, оныкларың, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер итәргә язсын.

Бүген синең юбилеең, әти!

60 яшең – Ходай бүләге.

Син салучы шушы йорт нигезен,

Әни өчен тормыш терәге.

Маңгаеңда сырлар – үткән еллар,

Борчуларың эзе – ак чәчең.

Барлык балаң, әти, рәхмәт әйтә,

Котлы булсын 60 яшең.

 Тормыш иптәшең Рәһибә, балаларың Эльвера-Эльвер, Рүзилә-Илсур, Рөстәм-Алия, Алмаз, кода-кодагыйларың һәм оныкларың

 

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас