

Яңа Чокырда яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез ГЫЙМАЕВА Гөлһәния Гыйльмулла кызын 80 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле картлык, балаларың, оныкларың һәм якыннарыңның шатлыкларына сөенеп, кадер-хөрмәтен тоеп, кайгы-хәсрәтсез озын гомер итүеңне телибез. Туар таңнарың, киләчәк көннәрең якты, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Алдагы көннәрдә дә тормышыбызга ямь өстәп, безгә һәрвакыт таяныч, киңәшчебез булып, тынычлыкта яшәргә Ходай насыйп итсен.
Син булганда без һаман да бала,
Зур булса да инде яшебез.
Без – балаларың, оныкларың –
Синең җылың тоеп яшибез.
Рәхмәт, әни, сиңа барсы өчен,
Без бәхетле синең яныңда.
Киңәшләрең кирәк кыен чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.
Улларың, кызларың, киленнәрең, кияүләрең, оныкларың һәм оныкчыкларың.