

Кодашта яшәүче кадерлебез НУРИЕВА Кыйдария Хәмзә кызын 80 яшьлек юбилее белан кайнар котлыйбыз. Сиңа ныклы сəламəтлек, ак бəхетлəр, гаилə иминлеге, тигезлектə, мул тормышта якыннарыңның ихтирамын, кадер-хөрмəтен тоеп, озын гомер кичерүеңне телибез.
Бәхетле кешегә олуг
Юбилейлар насыйп була.
Матур булып олыгаеп,
Җитмеш, сиксән, туксан тула.
Быел безнең әнинең дә
Юбилее — 80 яше.
Әниебез безнең өчен
Иң кадерле, изге кеше.
Тәрбияле, тыйнак, уңган,
Булганына шөкер итә.
Күпне өмет итми генә,
Сабыр гына тормыш көтә.
Балачактан әниебез
Күпне күргән, күп кичергән.
Әти белән тормыш корып,
Биш бала сөеп үстергән.
Кайнанасын хөрмәт итеп,
Килен вазыйфасын үткән.
Әбиебез белән бергә
Илле биш ел гомер иткән.
Куркытмаган әниебезне
Авылдагы авыр хезмәт.
Күрше-тирә, авылдашлар
Күрсәтәләр аңа хөрмәт.
Хәзер инде әниебезнең
Оныклары җиткән буйга.
Унике оныкчыгы туган,
Тиздән алар җитәр туйга.
Оныкчыклар туенда да
Булсын әни урының түрдә.
Гомер атың арымыйча,
100гә кадәр торсын үрдә.
Син булганда авыл да бар,
Туган йортыбыз да исән.
Ялгышмабыз, син ул — әни,
Безнең терәгебез, дисәк.
Ә без сиңа озак еллар
«Әни» диеп сөеп дәшик.
Балаларың, оныкларың
Белән бергә гөрләп яшик.
Тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.