

Гәрәбашта яшәүче кадерле әниебез СОЛТАНОВА Фәнүзә Мөбәрәкҗан кызын 92 яшьлек олы юбилее белән ихлас котлыйбыз. Бормалы, сикәлтәле, шатлык-борчуларга, югалту табышларга бай язмыш белән гомер итүче әниебез, сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалар, оныклар игелеген күреп, туган-тумача кадер-хөрмәтендә яшәвеңне телибез.
Бакчаларда кошлар сайрап туймый,
Котлап, әнкәй, туган көнеңдә.
Фәрештәләр ап-ак канат булсын
Күп авырлык күргән иңеңдә.
Син булганга күрә, әнкәй,
Бу дөньяда бары нур гына.
Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен,
Озак яшә, исән бул гына!
Кызларың, кияүләрең, онык-оныкчыкларың