Котлыйбыз!
23 август 2022, 04:13

Әниебез – күңел кояшы

Һәр кеше өчен әни – ул җирдә иң якын һәм кадерле кеше. Һәр укучы өчен укытучы – остаз, тәрбияче, өлкән дус. Ә безнең өчен әни һәм укытучы – бер үк кеше. Әни-укытучы. Нинди ул? Без бу со- рауга җавап биреп карыйк, чөнки әниебез Бүләкова Зөһрә Исмәгыйл кызы — бар гомерен укыту эшенә багышлаган илаһи, бөек зат. Ул үз балаларына гына түгел, күпме укучысына икенче әни булды, аларга бөек рус теле серләрен ачты, кешелеклелек сыйфатларына өйрәтте.

Әниебез – күңел кояшыӘниебез – күңел кояшы
Әниебез – күңел кояшы

Әниебез 1952 елның 22 августында Самара өлкәсе Зур Черниговка районы Диңгезбай авылында Өмелниса һәм Исмәгыйль Ибәтуллиннар гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында башлангыч, Украинка авылындагы мәктәптә урта белем ала. 1969 елда Уфа педагогия институтының филология факультетында укуын дәвам итә. Әтиебез белән дә алар студент елларында танышалар. Шаулатып студент туе үткәреп, тормыш юлыннан бергә атлый башлыйлар. Юллама буенча Тәтешле районы Кальтәү урта мәктәбенә эшкә кайталар. Әниебез рус теле һәм әдәбияты укытучысы, әтиебез исә мәктәп директоры булып хезмәт салалар. Җиде ел укытканнан соң, әтиебезнең туган авылы Беләшкә кайтып төпләнәләр. Мәктәп үзенең бетмәс мәшәкатьләре белән чорнап ала аны: иҗади дәресләр, дәрестән соң төрле чаралар, бихисап җәмәгать эшләре. Әниебезнең хезмәт нәтиҗәләре аның юлын дәвам итеп, филология факультетларын тәмамлаучыларда чагыла. Хаклы ялга чыкканчы ул сайлаган һөнәренә тугры калды.

Кадерле кешебез гаиләдә ягымлы әни, сабыр, уңган хатын да була белде. Безгә, өч улына, әтиебез Рафаэль Кави улы белән яхшы тәрбия биреп, тормышта югалып калмаска өйрәтте. Без инде үзебез әти булдык. Гаиләдә алган тәрбиябезне үзебезнең балаларыбызга җиткерергә тырышабыз. Әтиебез вафатыннан соң да сөеклебез авырлыкларга баш имичә, тулы канлы тормыш алып бара. Матурлык яраткан кадерле әниебез, ягымлы нәнәебез җәйләрен туган йортыбыз ихатасын шау чәчәккә күмә. Бакчасында яшелчә, җиләк-җимеше һәр ел мул уңыш бирә. Виноградның берничә сортын, хәтта кавын һәм карбыз да үстерергә иренми ул. Тәрәзә төпләрендәге гөлләренең күп төрлелегенә исең китәрлек. Кышның озын кичләрен ул бәйләм бәйләп, матур әдәбият укып үткәрә. Интернет челтәрләреннән дә бик оста һәм дөрес итеп файдалана әниебез. Туганнары, элекке хезмәттәшләре белән даими аралашып, очрашып тора. Авыл клубы каршында оештырылган ≪Сердәшләр≫ клубының да актив әгъзасы ул.

Тиктормас, пунктуаль кешебез эшне һәрвакыт җиренә җиткереп, төгәл үти. Вакытны дөрес файдаланганга күрә, аның ял итәргә дә вакыты кала. Оп- тимистик рухлы, төшенкелеккә бирешмичә яшәүче әниебез авылда иң хөрмәтле кешеләрнең берсе. Безнең өчен ул киңәшче дә, ярдәмче һәм терәк тә.

Туган нигезебезнең нуры, тормышыбызның яме, иң зур сөенечебез, горурлыгыбыз ул безнең. Гомер үткән саен без аның сөю-назына, акыллы киңәшләренә мохтаҗ булуыбызны ныграк аңлыйбыз.

Кадерле әниебез, нәнәебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән кайнар котлыйбыз! Аяз күк йөзе, ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлардан гына торган гомер телибез. Сиңа Ходай тирән картлыкка тиклем күңел тынычлыгында, балалар, оныконыкчыкларыңның уңышларына сөенеп, муллыкта, тынычлыкта яшәргә насыйп итсен.

 Иң изге теләкләр белән балаларың Марат-Зөбәрҗәт, Рамил-Софья, Марс, Ринат-Римма, Алсу, Лия, Тимур-Алсу, Аливия

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас