Котлыйбыз!
26 август 2022, 05:50

Котлыйбыз!

Аксәеттә яшәүче ГАЯЗОВА Дәһимә Нәҗип кызы 60 яшьлек юбилеен билгели!

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Аксәеттә яшәүче безнең өчен иң кадерле булган әниебез, нәнәебез ГАЯЗОВА Дәһимә Нәҗип кызын 60 яше белән котлыйбыз! Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, с ы н м а г а н с ы ң , сыгылмагансың. Ялгызың энҗе бөртегедәй ике кыз үстереп, аякка бастырып, олы тормыш юлына озаттың. Туган көнең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, сәламәтлегең ныклы, гомерең бәхетле булсын! Безгә әйткән һәрбер сүзең дога булып, һәр кылган гамәлең савап булып ирешеп барадыр, чөнки синең бала җанлы, сабыр, мәрхәмәтле йөрәгең генә безне барыбызны да сөяргә, безнең шатлыкларга куанырга сәләтле. Синең назың, күңел җылың алдында көчле җил-яңгырлар да, тормыш гарасәтләре дә көчсез. Син – безне җылытучы иң якты, иң сөйкемле кояшыбыз, киңәшчебез. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, шатлыкта-бәхеттә генә гомер кичерергә насыйп булсын.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне кеше итеп,
Олы рәхмәт барсы өчен дә.

Балаларың Алина-Рөстәм, Эльза-Рөстәм, оныкларың Амелия, Лиана.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас