

Шулганда яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез САДРЫЕВА Эльвера Фәхрәзи кызын туган көне белән котлыйбыз! Иң газиз, кадерле, иң кирәк һәм якын кешебез син безнең. Мең-мең рәхмәтлебез сиңа. Киләчәктә ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, беркайчан да кайгы күрми, шатлык-сөенечләргә төренеп, матур тормыш кичерүеңне телибез.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әни,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре чылтырап аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Тормыш иптәшең Физил, балаларың Айрат, Инсаф, Зиннур.