

Шулганда яшәүче газиз кешебез БӘДЕРТДИНОВ Фәдис Фәһим улын 50 яшьлек юбилее һәм әниебез Айсылу Дамир кызы белән бергә тормыш коруларына 25 ел тулу уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, мул тормыш, балалар игелеге, тигезлек, шатлыклы көннәр
насыйп булсын, дибез.
Әтиебез, безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре челтерәп аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Балаларыгыз.