

Аксәеттә туып-үскән кадерлеләребез ӘФЛӘТУНОВА Гөлзәмия һәм ГЫЙЛЬМИЯРОВА Гөлсәрия Әмин кызларын юбилейлары белән котлыйбыз! Якын кешеләребезгә күңелебездәге бар җылылыкны, изге теләкләребезне җиткерәбез. Якыннарыгызның йөрәк җылысын тоеп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, сәламәт булып, озын, тиң-тигез гомер итүегезне телибез. Муллыкта, бәрәкәттә, изге дөньяның барлык рәхәтен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә насыйп итсен.
Ике игез сеңелләребезнең
Бүген юбилейлары.
Бәхет-сәламәтлектә үтсен
Ходай биргән гомерләре.
Без телибез сезгә озын гомер,
Шатлыкларның иң-иң олысын.
Бәхетләрнең мәңгелеген генә,
Ә гомернең якты, нурлысын.
Абыегыз Әлфит, җиңгәегез Икълимә һәм балаларыбыз гаиләләре