

Кадерлебез НИСАПОВА Лариса Хәмис кызын алтын юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар, эшеңдә зур уңышлар, хәерле озын гомер телибез. Якыннарың, туганнарыңның бәхетенә сөенеп, таянычларын тоеп, кадер-хөрмәттә, мул тормышта яшәргә язсын.
Күпме булса җирдә изге теләк,
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Туганнарың Радмир-Ралина, Денис, Алина, Искәндәр, Светлана, Рамир
Кызың Инесса, киявең Илшат, оныгың Исмаил