Котлыйбыз!
9 сентябрь 2022, 05:47

Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә гомер итүче МУЛЛАНУРОВА Сүрия Гадел кызы 70 яшьлек юбилеен билгели!

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез, дәү әниебез МУЛЛАНУРОВА Сүрия Гадел кызын 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа булган якты, матур теләкләребез иксез-чиксез. Сабырлыгың, миһербанлылыгың, саф күңелең өчен без сиңа бик рәхмәтле. Син безнең таянычыбыз, яклаучыбыз һәм саклаучыбыз. Безне үстереп кеше иткәнең өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Безгә һәрвакыт төпле киңәшләрең биреп яшәүче, балалар, оныклар, дип торучы кадерлебез, сиңа бәхетле көннәр, күңел тынычлыгы, балалар-оныклар игелеген күреп, хәерле, тыныч тормышта озын гомер кичерүеңне телибез. Өебез һәрвакыт якты, ризыклы булсын.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Җиткерәбез туган көнеңдә.
Үстердең безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барсы өчен дә.

Балаларың Миләүшә-Олег, Марс-Алия, оныкларың.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас