

Кадерле балаларыбыз – Шулган сылуы Хөсәенова Зарина Рифат кызы һәм киявебез Сараштыбаш егете Гәрәев Вадим Зөлфәт улын иң күркәм гомер бәйрәмнәре – туй көннәре белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сез буген гомерегезнең бик җаваплы чорына аяк басасыз. Язмыш сезне кавыштырган-парлаган. Киләчәктә пар канатлар булып, мәхәббәттә, шатлык-куанычта, бер-берегезне аңлап, кирәк чакта юл куеп, бүгенгедәй бәхетле гомер итегез. Без сезне бик яратабыз, горурланабыз. Киләчәктә сезгә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, туганнар һәм якыннар таянычы, гаиләгездә шат сабыйлар тавышлары насыйп итсен. Безнең өметләрне аклап, барлык изге уй-хыялларыгыз тормышка ашып, безне сөендереп, бәхеткә, муллыкка, сөюгә төренеп, озын парлы гомер кичерегез.
Әниегез Ирина, абыегыз Ренал, апайларыгыз Лиана һәм Руслан.