

Ташкентта яшәүче кадерле әтиебез ГӘРӘЕВ Мәгафурҗан Сәлимгәрәй улын матур гомер бәйрәме – 85 яше, әниебез Әдибә Харис кызы белән бергә гомер кичерүләренә 65 ел тулу уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз! Шушы зур һәм якты бәйрәм көнендә ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Кояш нурларыдай якты көннәр, исәнлек-саулык, бәрәкәтле тормыш телибез. Сез безне үстердегез, кеше иттегез, барсы өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Алдагы көннәрдә бер-берегезгә терәк булып, тигез картлыкта яшәргә насыйп булсын.
Чәчләреңне, әткәебез, чал басса да,
Күңелен көр, һаман яшь әле.
Җанын тыныч, тәнең сәламәт булсын,
Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.
Рәхмәт, әткәебез, барсы өчен,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында!
Балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.