Котлыйбыз!
21 октябрь 2022, 04:36

Котлыйбыз!

Иске Чокырда яшəүче ВАХИТОВ Рəфкать Гафур улы 75 яшьлек юбилеен, Флүзə Шəрəфислам кызы белəн бергə гаилə коруларына 55 ел тулуын билгелиләр.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Иске Чокырда яшəүче кадерлелəребез ВАХИТОВ Рəфкать Гафур улын 75 яшьлек юбилее, Флүзə Шəрəфислам кызы белəн бергə гаилə коруларына 55 ел тулу уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгə язгы кояш нурыдай аяз көннəр, иртəлəр, исəнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер, ак бəхетлəр телибез. Картлык көннəрегез тик шатлыкта үтсен. Безне сөендереп озын-озак яшəгез.

Илле биш ел иңне-иңгә куеп,
Бергә тартып тормыш арбасын,
Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,
Һәрчак туры юлдан барасыз.
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Әти-әни, барсы өчен сезгә
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

Улыгыз Рəмзил, кызларыгыз Сүрия, Əлфирə, киленегез Илнара, киявегез Фəрит, оныкларыгыз Энҗе, Айбулат, Рамил

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас