Котлыйбыз!
21 октябрь 2022, 06:48

Котлыйбыз!

Кодашта яшәүче  СИТДЫЙКОВА Фәридә Масhар кызының 75 яшьлек гомер бәйрәме!!!

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Кодашта яшәүче газизләрдән-газиз әниебез, дәү әниебез, нәнәебез СИТДЫЙКОВА Фәридә Масhар кызын 75 яшьлек гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз. Күңелебездәге матур теләкләребезне юллыйбыз hәм карашыңдай җылы, аяз көннәр, тыныч төннәр, тәнеңә сихәтлек, җаңыңа тынычлык телибез. Кадерлебез, без сине бик өзелеп яратабыз! Барыбызга да канат, терәк, таяныч булып, балаларым, дип өзелеп яшәгәнең өчен мең-мең рәхмәтлебез! Киләчәктә дә тормышыбызга ямь өстәп, безнең шатлыкларга сөенеп, игелекләребезне күреп, сау-сәламәт булып, әти белән тигезлектә, гомер юлын нурлар чәчеп яшәргә язсын. Табыннарыгыз мул, якыннарыгыз исән-сау, картлыгыгыз тыныч, бәхетле булсын, әниебез!
Әни, нәнәү, диеп әйтер кешең булу –
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса, уртак була,
Кайгыларың булса, югала.
Уйлама әле, әнкәй, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә!

Кызың Илмира, киявең Азамат, оныкларың Айгөл-Венер, Әлфия-Денис, оныкчыкларың Әлимхан, Мәликә, Тимур, Вадим.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас