

Кодашта яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез НУРИЕВ Риф Таһир улын 85 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, сәламәтлектә картаерга насыйп булсын үзегезгә!
Йөрәгеңнең киңлегенә
Сыйганбыз барыбыз да.
Без бәхетле синдәй кеше
Булганга яныбызда.
Ярдәм, киңәш кирәк чакта
Бар синең төпле сүзең.
Күрше-тирә, дус-туганга
Елмаеп тора йөзең.
Нык кеше син, борчуда да
Сынмыйсың, сыгылмыйсың.
Язмыш сынаган чакларда
Абынып егылмыйсың.
Биргәнеңә шөкер итеп
Яшисең риза булып.
Килсен алдагы елларың
Шатлык, бәхеткә тулып.
Син бар чакта, безгә рәхәт,
Балкып тора өй эче.
Тормышны сөеп яшәргә
Сүнмәсен, әткәй, көчең.
Бүген синең — 85ең,
Ә син һаман яшь әле.
Кирәк булып, терәк булып
100гә кадәр яшә әле.
Тормыш иптәшең, кызларың, кияүләрең, оныкларың,оныкчыкларың.