Котлыйбыз!
28 октябрь 2022, 05:15

Котлыйбыз!

Аук-Бүләктә туып-үскән  ХӘМИДУЛЛИНА Рима Әдеһәм кызы туган көнен билгели!!!

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Аук-Бүләктә туып-үскән апабыз ХӘМИДУЛЛИНА Рима Әдеһәм кызын гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Гомер буе сатучы булып эшләп хаклы ялга чыкты. Җизни белән бер ул, бер кыз үстереп аякка бастырдылар. Хәзер инде алар үзләре әни-әти булдылар, гөрләтеп дөнья көтәләр. Апабыз, син һәрвакыт киң күңелле, их-
тирамлы, сабыр, олы җанлы, безгә гел үрнәк булып яшисең. Без сине яратабыз, хөрмәт итәбез. Сау-сәламәт булып, җизни белән парлап, балалар, оныклар шатлыгына куанып, тату гомер итүегезне телибез.
Гомер юлың пар канатлы булсын,
Өстәлеңдә сыйлар мулдан булсын.
Тормыштагы кылган игелегең
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.
Бездән теләк һәрчак якты сиңа,
Шатлык кына, апа, гел изге.
Туганнарың белән гөр килешеп
Сау-сәламәт яшә гомереңне.

Бертуганнарың, киленнәрең, кияүләрең.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас