

Ачы-Елгада яшәүче әтиебез, дәү әтиебез Фәйзрәхманов Әдеһәм Рәфкать улын һәм әниебез, дәү әниебез Фәйзрәхманова Рәмилә Әхмәтгали кызын 50 ел бергә гомер итүләре – алтын туйлары белән кайнар котлыйбыз! Кадерлеләребез! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхет, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Күңелегездәге җан җылыгызның нуры сүнми, сүрелми, без – балаларыгызга яшәеш чыганагы булып торасагыз иде. Бар изгелекләрегез үзегезгә йөзләтә, меңләтә әйләнеп кайтсын! Йөзегезне һәрвакыт шат елмаю бизәсен. Сезне чиксез яратабыз, сезгә булган рәхмәтебез һәрвакыт күңелегезне җылытсын, газиз кешеләребез.
Яшәү шатлыгы сез безнең өчен,
Яхшылыгыгыз белән үрнәк сез.
Авыр чакта сезгә таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк сез.
Балаларыгыз Илнур-Алия, Ильсур-Эльвира, Ильяс-Розалия, оныкларыгыз Ильсөяр, Айсылу-Азамат, Эльвина, Динислам, Карина, Радмир, Дамир, оныкчыгыгыз Альбина.