Котлыйбыз!
3 ноябрь 2022, 10:01

Котлыйбыз!

Кәрдәвештә гомер итүче  РӘХИМОВА Зөһрә ТаҺир кызы матур гомер бәйрәмен - 80 яшьлек юбилеен билгели.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Кәрдәвештә гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, зур әниебез РӘХИМОВА Зөһрә ТаҺир кызын матур гомер бәйрәме 80 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.  Алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер, күңел күтәренкелеге белән, безнең шатлыкларга сөенеп, кадер-хөрмәттә, әти белән тигезлектә кайгы-хәсрәтсез яшәргә Аллахы Тәгалә насыйп итсен. Төпле киңәшләрең, ярдәмең, безнең өчен хәстәрлегең, кайгыртучанлыгың өчен сиңа чиксез рәхмәтлебез. Синең укыган догаларың безне бик куп еллар сакласыннар, якласыннар.

Борчу күрмә, игелек күр һәрвакыт,

Тыныч торсын йөрәккәең көнозын.

Тоеп яшә дөньяның матурлыгын,

Якыннарыңның күңел җылысын.

Син булганга тормышыбыз ямьле,

Игътибарың безгә көч бирә.

Бәхетле көннәребезне озынайтып,

Яшик шулай гөрләп гел бергә.

Тормыш иптәшең Фидаис, кызың Гүзәлия, киявең Илдар, оныкларың Тимур, Нияз.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас