

Шулганда яшәүче кадерле кызыбыз ШӘЕХОВА Ильмира Миннебай кызын 50 яшьлек гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз. Сиңа иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: дөньяның бар матурлыгын, сәламәтлекнең корычтаен, туар таңнарның тынычын, гомернең озынын, бәхетнең олысын телибез. Киләчәктә дә өегез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балалар игелеген күреп, Илүс кияү белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, озын-озак гомер итегез. Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, ак бәхетләр телибез.
Гомер юлың пар канатлы үтсен,
Өстәлеңдә сыйлар мулдан булсын.
Тормыштагы кылган изгелегең
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.
Бездән теләк һәрчак якты сиңа,
Шатлык кына, гел изге.
Туганнарың белән гөр килешеп,
Сау-сәламәт яшә гомереңне.
Әтиең Миннебай, әниең Динирә.