Котлыйбыз!
11 ноябрь 2022, 04:45

Котлыйбыз!

Аксәеттә яшәүче  ГАЙНУЛЛИН Фәрхәт Хәлфәт улы 70 яшьлек юбилеен билгели!

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Аксәеттә яшәүче кадерле кешебез ГАЙНУЛЛИН Фәрхәт Хәлфәт улын 70 яшьлек гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә.
Гомерләрнең кадерен белеп кенә
Яшә әле җирдә куанып.
Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрмә,
Тормышларың торсын нурланып.
Без телибез сиңа бәхет,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү –
Бәхет бит ул безнең өчен дә.

Тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас