

Шулганда яшәүче якыныбыз ЗЫЯТДИНОВ Фәнил Сәхибгәрәй улын юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Тормышыбызга ямь өстәп, безне сөендереп, авырмыйча яшәргә язсын сиңа. Туар таңнарың тыныч , сәла мәтлегең ныклы, гомерең бәхет ле булсын! Киләчәктә балаларың, якыннарыңның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә, мул тормышта озын-озак еллар яшәвеңне телибез.
55 ел узып киткән,
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аталарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буе сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Әниең, тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, туганнарың Хәмәдуллиннар, Зыятдиновлар (Кушва-Казан).